САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Имәндә Нәфисә Гыйльфановага 90 яшь тулды

15 апреля 2014, 12:15

653

0

0

Яңа Имәндә Нәфисә Гыйльфановага 90 яшь тулды

Сарман районы Яңа Имән авылында яшәүче Гыйльфанова Нәфисә Шәрип кызы 14 апрельдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул бик катлаулы тормыш юлы үткән. Горький шәһәрендә торф чыгаруда, юл салуда , урман кисүдә эшләгәннән соң, туган ягына кайтып, "Родина" колхозында төрле тармакларда эшләп лаеклы ялга чыга.
Тыл һәм хезмәт ветераны Кыям абый белән ике ул, бер кыз устерәләр.Бүгенге көндә кызы тәрбиясендә Яңа Имән авылында гомер кичерә, 7 оныгы, 6 оныкчыгы куанычлары белән яши.

Аны гомер бәйрәме белән районның контроль-хисап палатасы рәисе Гөлназ Хөснимәрданова, Яңа Имән авылы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйсирә Хисамова тәбрикләделәр, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Нәфис Закировның истәлекле бүләген тапшырдылар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев