Петровка Завод авылында Җәүһәр апага 90 яшь тулды

3 апрельдә Петровка Завод авылына 90 яшьлек әбине котларга бардык. Анда безне берничә апа каршы алды. Алар белән исәнләшеп, түргә әби янына уздык. Карыйбыз, ә 90 яшьлек әбине күрмибез. Җирлек башлыгы Зилә Хуҗина, кереп: "Ни хәлләрдә торасың, Җәүһәр апа?" - дигәч кенә, безне каршы алган ал күлмәкле апаның олы юбилее икәнен аңладык.
Җәүһәр Хәмитова турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.
Нет комментариев