САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җәлилдә Мәбсүсә әби йөз яшен тутырды

10 января 2014, 09:32

734

0

0

Җәлилдә Мәбсүсә әби йөз яшен тутырды

9 гыйнварда Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүче Сәйфетдинова Мәбсүсә Сәйфетдин кызына йөз яшь тулды. Аны бер гасыр гомер кичерүе белән котларга Сарман муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин, оциаль яклау бүлеге җитәкчесе Салават Фәретдинов һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат йорты мөдире Миңлезөлфия Сәләхова җыелдылар. Алар Мәбсүсә әбигә Россия Президенты Владимир Путинның котлавын да җиткерделәр.

Мәбсүсә әби интернатта 2012 елның декабрь аеннан бирле яши. Ул һаман да шат күңелле, шаяртырга ярата, гомеренең һәр минутының кадерен белә.

Мәбсүсә әби турында тулырак мәгълүматны газетабызның 15 гыйнвар санында укый аласыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев