САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Фәйзелҗинан әби - Янурыста да үз кеше

09 августа 2013, 10:16

704

0

0

Фәйзелҗинан әби - Янурыста да үз кеше

Балтамак авылында туып-үскән, бүгенге көндә Янурыс авылында гомер итүче Фәйзелҗинан апа Абдуллинага 90 яшь тулды. Аны котларга район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, социаль яклау бүлеге белгече Лилия Гыйльметдинова, Рангазар авылы җирлеге башлыгы Асфан Нуриәхмәтов һәм Рангазар ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ганиуллина бардылар.

Фәйзелҗинан апа 5 баласы, 10 оныгы һәм 13 оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп, аларның уңышларына куанып яши.

"Әниебез сабыр булды, әти белән әни бер-берсен хөрмәт итеп тормыш иттеләр. Балалары бик тәүфыйклы булдылар, Аллага шөкер. Әниебез бүгенге көндә бик бәхетле Акъәби. Моннан соң да сәламәт булып, балаларыннан, оныкларыннан бары тик яхшы хәбәрләр генә ишетсен. Әни бүгенге көндә апабыз Равилә тәрбиясендә. Без аңа бик рәхмәтле. Тоткан уразалары, укыган намазлары кабул булсын", - диде Фәйзелҗинан апаның кызы Дамира Шәрипова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X