Розалия – 3 нче

Шушы көннәрдә Башкортостанның Нефтекамск шәһәрендә Фәридә Кудашева исемендәге "Дуслык моңы" дигән башкорт һәм татар җыры фестивале уздырылды. Анда безнең районнан Алсу Хуҗина һәм Розалия Талибуллина катнаштылар. Фестивальдә катнашкан 90 га якын җырчының 34 е финалга үтте. Аларның 24 е Башкортостан җырчылары булып, 6 сы - Татарстаннан, 4 се - Мәскәү, Төркия, Чаллы һәм Чиләбе өлкәсеннән.
Розалия бу конкурста зур уңышка иреште - 3 нче урынны яулады һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Нет комментариев