САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яши белеп яшәсәң

02 апреля 2013, 07:07

787

0

0

Яши белеп яшәсәң

Шәмгыйнур әби зарланырга яратмый. Гомумән, ул үткәннәреннән тәм табып, кызыклы итеп сөйли.
Юбилеең белән котларга районнан киләләр, дигәч, Шәмгыйнур әби үзенең тормыш юлын тагын бер кат барларга кереште.
Шәмгыйнур әби Әлмәт авылында туып-үскән. "Әнидән бик яшьли калдык. Миннән алты-җиде яшькә генә яшь әни тәрбияләде безне", - ди ул. Әниләреннән алты бала ятим калалар алар. Иң олылары Шәмгыйнурга унике-унөч яшьләр тирәсе була. Ике ояга унике бала бик тату яшиләр. Әтиләре Сәхипзадә бик тырыш була, күп эшли. "Өс-башыбыз ялангач булмады, ашауга интекмәдек, - ди әби. - Үзебез дә батырып эшләдек, яшь әнкәйгә булыштык, кечкенәләрне бергә карадык".
1945 нче елның язында райком Шәмгыйнурны Тәтешкә агрономнар әзерләүче курсларга укырга җибәрә. Тик ул анда озак укымый, әйләнеп кайта. Сарманда агротехниклыкка укый, шунда ук эшкә билгеләнә.
Каташ Каран авылының бик кыю егете - фронтовик, лейтенант Рәшит сугыштан кайтып төшә. Хәрби киемнәрен дә салмыйча, ул Әлмәткә килә. Туры Сәхипзадә абыйларга барып керә дә Шәмгыйнурга өйләнәчәген әйтә (әнисе егеткә уңган кыз турында сөйләгән була). Рәшит бабай турында Шәмгыйнур әби аеруча җанланып, яратып сөйли.
1945 нче елның декабрендә Каташ Каран авылына килен булып төшә кыз. "Алдан күрешеп, йөрешеп өйләнешмәсәк тә, бик әйбәт яшәдек, яратышып тордык. Әнкәйләр дә мине яраттылар", - ди әби. Бабайның вафатына инде ун ел узган. Ә бергә алар илле тугыз ел гомер кичерәләр, тәртипле, игелекле алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Рәшит бабай бик тырыш, кулыннан барлык эш тә килә торган уңган кеше була: балта остасы да ул, тимерче дә. Колхозда тимерчелектә эшли. Сугыш яралары кузгалып куйса да (контузия алган, аякларында - тимер ярчыклары), бер көн дә эш калдырмый. Шулар өстенә кешеләргә тәрәзә рамнары, кашагалары ясый, өйләр салыша. Үзләре дә алты почмаклы өй җиткереп керәләр.
Шәмгыйнур әби зарланырга яратмый. Гомумән, ул үткәннәреннән тәм табып, кызыклы итеп сөйли. "Сабыр итә белергә кирәк. Күп вакытта эндәшмирәк калсаң, үтеп китә ул", - ди әби, кыен вакытлар турында сораштыра башласаң. Әнә бит олы уллары Равил, рус милләтеннән булган кызга өйләнәм, дигәч, аптырабрак калса да: "Өйләнерсең, тик безнеңчә булсын, никах укытып алабыз, татар йоласы буенча яшисең", - ди. Һәм шулай була да. Бик тату яшиләр алар. Нина апа татарча өйрәнә, авыз ачтыра, Коръән ашлары үткәрә. "Әни мине бөтен эшкә дә өйрәтте, - ди Нина апа. - Татар ашлары пешерергә дә, бәлеш, чәкчәк ясарга да әнидән өйрәндем. Рязаньга баргач та, шул ризыкларны пешерәм, бик яратып ашыйлар".
Шәмгыйнур әби үзе колхозда төрле эшләрдә йөри: урагын да ура, молотилкада ашлык та суктыра, кайда кушсалар, шунда беренчеләрдән булып, һәр эшне җиренә җиткереп башкара.
Хәзерге көндә әбинең җиде оныгы, алты оныкчыгы бар. Ул аларны көтеп ала, шулар өчен сөенеп, куанып яши. Балалар да әбине яраталар. Гомумән, Шәмгыйнур әби барлык кешеләргә үрнәк. Кем генә керсә дә, ачык йөз белән каршы ала, тиз генә чәен куя. Тәмле ризыкларыннан авыз иттермичә, чәй эчермичә, чыгармый. Әби уразасын тота, биш вакыт намазын калдырмый.
Шәмгыйнур әбинең туган көненә балалары җыелдылар. Мул итеп әзерләнгән табын артында аңа изге теләкләрен әйттеләр, тормыштан кызыклы хәлләрне искә төшерделәр. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова Президентның юбилей уңаеннан котлау хатын укыды, район башлыгы Н.Закиров исеменнән бүләкләде. Халыкны социаль яклау идарәсеннән Гөлшат Салихова, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева һәм мин әбине юбилее белән тәбрикләдек, бүләк тапшырдык. Юмарт әби үзе дә бүләкләр әзерләп торган. Ул килгән кунакларга һәм балаларга шамаил һәм дисбеләр өләште, изге теләкләрен җиткерде. Шәмгыйнур әбигә алга таба да шулай күпләргә үрнәк булып, якыннары янәшәсендә сау-сәламәт яшәвен телибез.
РӘСЕМДӘ: Шәмгыйнур әби район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова белән.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев