САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

яшәү олы ямь икән

06 марта 2013, 04:54

709

0

0

яшәү олы ямь икән

Сарманда яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Сәлимә апа Шамсовага карап, "Сөбханалла!" гына диярлек.
Таң яктысымы, кичке эңгерме - татар газеталарын башыннан ахырына кадәр күзлексез укый, Чиләбегә төшкән метеорит, Барак Обаманың кайсы илгә ни өчен баруы, илдә барган сайлаулар белән дә кызыксына. Беркөнне исә Сарман гимназиясендә математика укытучы кызы Сания Мөхәммәт кызын гаҗәпләндереп, "Мәктәптә тригонометрия, синус, косинусларны хәзер дә өйрәтәләрме?" - дип сорый ("Шакирҗанов абый безне математикадан нык укытты", - ди ул). Ә аңа - Сәлимә Закирҗан кызына 1 нче мартта 90 яшь тулды.
Аның, өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман да зиһенле, һәр нәрсә белән кызыксынуына, дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар булуына күпләр сокланырлык. Озын тормыш юлы үтеп, болганчык еллар, сугыш һәм аннан соңгы чор авырлыкларын күрсә дә, күп кыенлыкларны җиңәргә туры килсә дә, ул кешеләргә ышанычын, тормышка карата мәхәббәтен һаман җуймаган. Безне дә - РФ Президенты котлавын ирештерүче Сарман авылы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Әхмәдуллин, халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гөлшат Салихованы һәм Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрен чын күңелдән шатланып каршы алды. Безне туган төбәге - Мөслим районы Әмәкәй авылы, килен булып төшеп, гомере үткән, дүрт баласына тормыш биреп, аякка бастырган Сарысаз Тәкермән авылы кешеләренә дә охшатып алды, узган гомерләрен искә төшерде. Ә ул, һәр өлкән кешегә хас булганча, җиңел булмаган. Гомер буе авыл хастаханәсендә санитарка булып эшләгән, колхоз эшеннән дә кайтып кермәгән, әле рәхәтләнеп яшәр чакта тормыш иптәшен югалткан. Кыен хәлдә калган авылдашларына, авырып киткән якыннарының һәммәсенә ярдәм кулын сузган, тәрбияләгән. Балалары да, Аллага шөкер, тормышта үз урыннарын тапканнар, дәрәҗәле эшләрдә эшлиләр, балалар үстерәләр. Ә Сәлимә апа 19 ел инде Сарманда кызы тәрбиясендә яши. "Киявем Шамил бигрәкләр әйбәт, үз улым кебек", - ди ул. Шунысын да әйтергә кирәк, бу гаиләдә Шамил Абдуллинның әтисе - гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм ветеран 92 яшьлек Габделхак ага да яши.
"Оҗмахта яшибез", - диләр алар, тормышларыннан үтә дә канәгать икәнлекләрен белдереп. Һәр яңа туган көнгә дә, ихтирам итеп, йортларына аяк баскан кешеләргә дә, Яңа елда өйләрен бизәгән чыршыга да балаларча куаналар алар. Ә озын гомерле булуының серен эштә күрә Сәлимә апа. "Хәрәкәттә - бәрәкәт", - ди ул. Тик менә авыр еллар гына үзенекен иткән - аяклары бераз авыртып тора.
"95 яшеңне дә бергәләп билгеләп үтәргә язсын", - дигән теләктә калдык без. Күзләреңнең нуры, күңелеңдә бу тормышка карата булган ярату хисең әле күп еллар буена сүрелмәсен, Сәлимә апа!
РӘСЕМДӘ: Сәлимә апа кызы һәм Габделхак ага белән.
Автор фотосы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев