САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

01 марта 2013, 04:58

776

0

0

   Котлыйбыз!

Сарман авылында яшәүче, район газетасы редакциясендә күп еллар бергә эшләгән элекке хезмәттәшебез Шакирова Бибихәнифә Мөхәммәтхан кызының 2 мартта - 75 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Бибихәнифә Мөхәммәтхановна! Сез төгәл, белемле, һәркемгә якты йөзле, ярдәмчел булдыгыз, хезмәтегезне җиренә җиткереп башкаруыгыз белән коллективта хөрмәт казандыгыз, кирәк чакта акыллы киңәшләрегез белән дә ярдәм иттегез. Сезнең нәкъ менә табигатькә яз сулышы сирпелгән иң гүзәл фасылда дөньяга килүегездә дә олы мәгънә бар сыман. Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, шатлык-куанычлардан гына торган озын гомер телибез. Күңел күгегез һәрчак аяз, киләчәк көннәрегез матур булсын. Якыннарыгызның игелеген күреп, тормышның һәр мизгеленнән олы ямь, мәгънә табып яшәргә язсын.
Һәр көн Сезне котлап кояш чыксын,
Сезне назлап җилләр иссеннәр,
Яшәү матурлыгы, яме булып,
Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев