САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Җырлап торсын моң чишмәң

15 февраля 2013, 05:43

806

0

0

Җырлап торсын моң чишмәң

Районның иң гүзәл почмагына - тын гына аккан Мәллә елгасы буена, Кетес таулары итәгенә урнашкан, шомыртлы әрәмәләре, яшел урманы белән көязләнеп утырган Яхшы Каран авылында туып-үскәннәрнең җыр-моңга гашыйклыгы табигыйдыр ул. Сүзем шундыйларның берсе - Ильмира Шәйдуллина хакында.
Ишле гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән кыз без - авылдашлары күз алдында үсте. Әтисе Салих абый белән әнисе Сабира апа гомер буе колхозда хезмәт куйдылар. Ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр иделәр. Инде урыннары җәннәттә булсын. Икесе дә җыр-моңга һәвәс булдылар. Салих абыйның тальянда уйнавын, Сабира апаның аңа кушылып җырлавын Ильмира бүген дә сагынып искә ала. Музыка дөньясына бик яшьли кереп китүе белән дә ул әти-әнисенә рәхмәтле. Өченче класста укыганда, гармунда уйнарга өйрәнә. Буе җитмәсә дә, апаларына дип алынган баянга да үрелә. Шунда көйләр чыгарып, апаларын җырлата, биетә дә әле.
Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, күрше авылга - 6-7 чакрым ераклыктагы Александровкага йөреп, урта белем ала. Кышларын мәктәп янындагы интернатта яшиләр. Укучыларны йөртергә хәзерге кебек җылы автобуслар юк. Атна башында, кышкы салкын, буранлы көннәрдә, балаларны мәктәпкә озату өчен ул чорларда колхоздан "ДТ" тракторы билгелиләр иде. Аңа салам ташый торган зур тимер чана тагалар. Авылдагы эреле-ваклы 15-20ләп бала шул трактор чанасына төялеп, мәктәпкә укырга чыгып китәләр. Юлда туңа башласалар, чанадан төшеп, трактор артыннан йөгерәләр. Бала-чага ничек егылып, имгәнеп бетмәгәндер. "Шулай да кызык, күңелле иде", - ди Ильмира, интернатта яшәгән елларын искә алып.
Ильмираның музыкага сәләтен укытучылары да күреп ала. Аны концертлардан, төрле кичәләрдән, бәйге-конкурслардан калдырмыйлар. Үзе баянда уйнап, үзе җырлап күп кенә призлы урыннар ала, тамашачылар күңелен яулый. Ял көннәрендә, авылга кайткач, баянчы кыз кичке уеннарның үзәгендә була. Ул вакытларда яшьләр дә күп, өлкәннәр дә клубка теләп чыга. Төрле уеннар уйнала, җырланмаган җыр, әйтелмәгән такмак, биелмәгән бию калмый. Ул кичәләр әле бүген дә Ильмираның күңел түрендә матур бер хатирә булып саклана.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтының культура-агарту факультетына укырга керә. Ильмира җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: концертлар куя, спектакльләрдә уйный. 1984 елда институтны тәмамлап, туган якларына эшкә кайта. Александровка мәдәният йортына эшкә урнаша. Бераздан үзе укыган Александровка урта мәктәбенә күчә, музыка дәресләре алып бара. Бүгенге көндә ул Җәлил икенче урта мәктәбендә эшли. Менә 26 ел инде ул яраткан хезмәтендә. Балалар белән дә бик тиз уртак тел тапты. Аларда яшьтән үк сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә бар көчен, тәҗрибә һәм осталыгын куя. Шуңа да укучылар да сынатмый. Күбесе инде зур сәхнәгә чыга, төрле бәйгеләрдә уңышлы чыгышлар ясыйлар, әледән-әле призлы урыннар яулыйлар.
Ильмира гаиләсендә дә үрнәк. Тормыш иптәше Хаппан белән дус, тату гомер кичерәләр, ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерделәр. Кызлары инде бу тормышта үз юлларын таптылар, үзләре әни булдылар. Уллары Айнур әлегә мәктәптә укый.
Ильмира хакында нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, аз кебек. Уңган да ул, булган да. Туйлар, туган көн кичәләре алып барырга да өлгерә. Көйләр дә иҗат итә. Ул җырларны үзе үк башкара да. "Сарман" радиосын даими тыңлаучылар аның җырлары белән яхшы таныш. Бүгенге көндә Казанда "Барс-медиа" фирмасында аның беренче җыр альбомы әзерләнә.
Февраль аенда Ильмира Салих кызы үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа алга таба да сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар теләп калам. Киләчәктә дә шулай тынгысыз булып кал, Ильмира, моң чишмәң тулып торсын, матур-матур җырларың белән безне гел сөендереп яшә!
Моң чишмәсе
Мәллә буйлары кыл-җикән,
Чирәмендә уйный яшь җилкән.
Синдәгедәй матур тавыш
Тирә-юньдә тагын бар микән?
Кушымта:
Баянында сыздыра,
Баскан саен моң чыга.
Барысы да сокланалар
Бездә үскән җырчыга.
Баянчы да, шаян кыз да,
Әйдәп барасың бәйрәмнәрдә.
Үзең уйнап, үзең җырлап,
Җиңеп кайтасың бәйгеләрдә.
Кушымта: шул ук.
Туган көнең котлы булсын,
Кояшка тулсын иртәләрең.
Мәллә кебек мәңге аксын,
Җырлап торсын моң
чишмәләрең.
Кушымта: шул ук.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев