САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Ниятендә – бары яхшылык

01 февраля 2013, 05:32

785

0

0

Ниятендә – бары яхшылык

Һәр ел фасылы үзенчә матур. Менә шул сихри дөньяның гүзәллегенә таң калып, гомер узганын да сизми калабыз. Шуңа да, чабып барган җирдән тукталып, бер мизгелгә генә булса да, узганнарга күз салу, нәтиҗә ясау кирәктер. Январь азагында авылдашым Мөнирәгә 55 яшь тулды.
Әни... Син инде бу сүзне әйтүдән туктаган булсаң да, аның белән кичергән тормыш юллары, орчык әйләнгән төсле хәтердә бөтерелеп, кабат-кабат үткән көннәргә кайтара. Мөнирәне дә әнисе үзенең эш гамәлләре, сүз арасында берәр төрле гыйбрәтле язмыш, вакыйга хакында әйтеп куюлары, мактап-үсендереп, кайвакыт авырттырмый гына чеметеп алулары белән тормыш итәргә өйрәткән икән. Балалар үстергәндә, ныклы терәк, өйгә олы йозак булган. Эштән кайтып, ул әзерләгән аш-суны ашагач, бөтен арганнар юып алгандай була торган иде.
Сарайлы кызы Тәзкирә тормыш арбасына иртә җигелә. Җиденче классны тәмамлау белән фермага эшкә килә. Көннәрнең берендә Мортамакта яшәүче туганы Тәгъзия, өч яшьлек кызы Мөнәвәрәне ятим итеп, дөнья куя. Ире Хаҗи - хатын тапмаслык кеше түгел, ләкин йортка килгән кеше балага ана назы бирә алырмы? Бу сорау Хаҗины да, Тәзкирәне дә уйга сала. Ахырда ул Хаҗины борып җибәрә алмый, ризалаша. Яңа әни бу йортка көзен яз алып килә, йортка бәрәкәт, ямь иңә. Мөнәвәрәгә иптәшкә Мөнирәне алып кайталар. Тәзкирә мәхәббәтен кызларына тигез бүлеп, сөеп үстерә. Үзе кебек эш сөяргә, тир түгеп тапканның кадерен белергә өйрәтә. Җәй көне бергәләп алтышар гектар чөгендер утыйлар. Көзен аны алганда, кызлар, мәктәптән кайтып та тормыйча, басуга киләләр. Алар кулыннан үткән чөгендерне бергә өеп куйсаң, зур тау хасил булыр иде.
Морбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, Сарманга укырга барырга йөргәндә, Тәзкирә апа урамнан Наилә, Фәридә, Сәрияләрнең Азнакайга укырга китәргә йөргәнен ишетеп кайта. Нигә әле сыйныфташлардан калышып торырга, Мөнирә дә иярә дусларына. Ике ел укып, сылаучы-буяучы белгечлеге алган кызларны эшкә Алабугага җибәрәләр. Гомернең, яшьлекнең истә калырлык иң матур еллары бу. Мөнирә төзелештә балта остасы булып эшләүче Шөгер егете Әхәт белән таныша. Өч ел матур итеп очрашып йөриләр дә, авылга кайтып, гаилә коралар. Әхәт шофер булып, Мөнирә Сарман көнкүреш комбинатының тире иләү цехына эшкә урнаша, бригадир була. Аның бригадасы ярышларда һәрвакыт җиңеп чыга, Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәләр, Мактау китабына кертеләләр. Комбинатның эше, алар иләгән тиреләрдән тегелгән Сарман туннары бөтен республикага таныла.
Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - Эльвира белән Эльмир дөньяга килә. "Госстрах"та агент булып эшләгән Сабира апа лаеклы ялга чыкканда, үз урынына Мөнирәне тәкъдим итә һәм ялгышмый. Ачык йөзле булуы, тырышлыгы, кешеләр белән урак тел таба белүе яңа эш урынын-да да уңышлар китерә. Шулай да ул үзенең бөтен барлыгы белән эшмәкәрлектә ачыла. Бу эшкә теләсә кем алына алмый. Мең чакрымлык юл бер адымнан башлана. Үз эшеңне ачып җибәрү өчен, әлбәттә, кыюлык кирәк. Кыюлык һәм тәвәккәллек. Кемдер башта ук: "Мин моны булдырам!" - дип тотына. Ә кемдер чарасызлыктан алына - килеп туган тормыш хәлләре мәҗбүр итә. Мөнирә бу эшкә ничек кереп киткәнен үзе дә сизми кала. Иптәше Фәнзиягә ияреп, Мәскәүгә барып кайта. Алып кайткан әйберләрен өеннән генә сата. Бу шөгылен авылдашлары да хуплый. Булатовларга кайчан килеп керсәң дә, караңгы чырай күрсәтмиләр, бәяләр дә "тешләми". Казанга, Мәскәүгә барулар ешая. Укып, машина йөртү хокукы ала, базарда үз ноктасын ача. Бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплаган Әһлиева Гөлира аны эшкә өйрәтә. Билгеле, башта кыен була. Юк, авырлыклар куркытмый аны, "Ни әйтерләр?" - дип, укытучыларыннан ояла. Мәктәп директоры Хатыйп абыйсының базар капкасыннан керүен күрү белән, әйберләрен Гөлирага калдырып, ул киткәнче, качып тора. Ә беркөн бөтен гаилә кичке ашка җыелгач, улы Эльмир: "Әни, он, шикәр комы сатучы Илдус абыйлар үзләре генә җитешә алмыйлар икән, әллә соң без дә шул эшкә алынабызмы?" - ди. Шулай итеп, аларның эшмәкәрлек даирәсе тагын да киңәя. Булатовларга заказлар явып кына тора.
Бу катлаулы заманда үз эшләрен ачып, халык өчен игелекле хезмәт башкаручыларга сокланам мин. Төн йокыларын бүлеп, таң белән чыгып китәргә, елның нинди фасылы, табигатьнең нинди чагы булуга карамастан, юлда булырга кирәк. Мөнирәнең дә Чаллыга икешәр рейс ясаган көннәре дә күп. Сораган әйберләрне китереп, ялгыз карчыкларның өйләренә кадәр кертеп, кирәк булса, бушатып та бирәләр. Бу йөкне гаиләләре белән җигелеп тарталар. Җәлилдә шофер булып эшләүче Әхәте, балалары, кияве Алмаз бергәләшеп, бер-берләренең кадерен белеп, алга баралар, яшәү мәгънәсен югалтмыйлар. "Кешегә ярдәм иткән кешегә - бер бодайга мең бодай", - ди торган иде әбием. Эшмәкәрнең эшенең алга баруы да ниятендә каралык, начарлык булмауга ишарәдер.
Бу елның гыйнвары алар өчен юбилейлар ае: Әхәткә дә 55 яшь, гаилә корып яши башлауларына 35 ел тулды. Иң матур теләкләрем сезгә. Үз игелегегез үзегезгә савап булып кайтсын, пар канатлар булып, шулай гел янәшә канат кагыгыз, сәламәтлектә, балаларыгыз, якыннарыгыз белән сөенешеп яшәгез, сез моңа лаек.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X