САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Законлы мәнфәгатьләр сагында

18 января 2013, 05:18

736

0

0

Законлы мәнфәгатьләр сагында

Без ел саен 12 гыйнварда 1995 елның 29 декабрендә Россия Президенты әмере белән расланган Прокуратура хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез.
Бу бәйрәмнең тарихы 1722 елның 12 гыйнварында император Петр I боерыгы буенча сенатта Генерал-прокурор вазифасы расланган көннән башланып китә. Прокуратура алдында куелган төп функция булып контроль һәм күзәтү эшчәнлеге тора. Шулай ук Обер-прокурор һәм "надворный" судларның прокурорлары вазифасы да булдырыла. Шул вакытта ук прокуратураның төп функциясе Дәүләт органнарының эшчәнлеген күзәтүенә әверелә.
Шуннан бирле 291 ел вакыт үтте. Бүгенге көндә прокуратура илебездә төп күзәтүче ведомство булып кала. Аның төп бурычы - кешенең һәм гражданнарның хокукларын, иреген һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен саклау.
Хокук саклау органнарының дәрәҗәсен күтәрүдә Сарман прокуратура хезмәткәрләре дә зур өлешен кертә. Бүгенге көндә район прокуратурасында Хаҗиев Айнур Нәҗип улы - прокурор урынбасары, Исмәгыйлов Айрат Тәлгать улы - прокурор ярдәмчесе, Хәсәншина Нелли Геннадий кызы - прокурор ярдәмчесе һәм Латыйпова Индира Нияз кызы канцелярия җитәкчесе булып эшли.
Алар эшләрен гадел, намуслы башкаралар, кешеләрнең конституцион хокукларын, җәмгыять һәм дәүләт мәнфәгатьләрен саклауда уяулык күрсәтәләр. Барлык прокуратура ветераннарын, прокуратура хезмәткәрләрен һәм эшчеләрен һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Аларга һәм якыннарына гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп калам.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев