САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Куанычларың белән кил, 2013!

28 декабря 2012, 05:30

724

0

0

Куанычларың белән кил, 2013!

Җир өстенә тагын Яңа ел килә. Без бүген узган елда башкарылган эшләргә анализ ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез. 2012 нче елда горурланып сөйләрдәй эшләребез күп булды. Кайсы тармакны гына алма, һәркайда киеренке хезмәт кайнады. Авыл хуҗалыгы, төзелеш, нефть чыгару, юл төзелеше, мәдәният, мәгариф, элемтә, сәүдә, эшмәкәрлекне үстерүдә, башка өлкәләрдә нәтиҗәле эшләр башкарылды. 2012 нче ел зур вакыйгалар, истәлекле даталар елы булды. Ул тарих битләренә Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы булып кереп калыр.
Киләсе ел Елан елы булачак. Елан - акыллы, зирәк, алдан күрүчән, булдыклы тереклек иясе. Аның канаты астында үтәчәк 2013 нче ел барыбызга да уңышлар, бәхет-шатлык алып килсен, ул, ил-көннәр тынычлыгында, алга куйган максатларга ирешү елы булсын. Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев