САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Еллар аша дәшеп кайтардың

12 декабря 2012, 05:34

857

0

0

Еллар аша дәшеп кайтардың

Мәктәп - шаян укучылар, тынгысыз укытучылар, балачакның мәңге онытылмаслык гүзәл мизгелләре. 1 нче декабрьдә Каташ Каран төп гомуми белем бирү мәктәбендә яңа бинага күчүнең 50 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантанада аны тәмамлаучылар күңелләрендә иң матур хатирәләр калдырган әнә шул еллардан әйләнделәр, бүген дә дулкынландырып искә төшә торган истәлекләрне яңарттылар.
Тантанада катнашучыларны иң элек мәктәп директоры Миләүшә Сөләйманова тәбрикләде, кыскача мәктәпнең эшчәнлеге белән таныштырды. Зур булмаган коллективта 11 укытучы, 4 техник хезмәткәр эшли, укытучыларның 3 се иң яхшы укытучы буларак Татарстан Республикасы грантына ия булган. Күп төрле түгәрәкләрдә балаларга дәресләрдән тыш вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә бөтен мөмкинлекләр бар. Укучылар төрле бәйгеләрдә уңышлы катнашалар, призлы урыннар алалар. М.Сөләйманова мәктәпкә даими ярдәм итеп торган, шул исәптән бәйрәмне үткәрүгә зур өлеш керткән спонсорлар - Илдар Зәйнуллин, "Сарман" агрофирмасы бүлекчәсе җитәкчесе Радик Сәхиповка коллектив, каташкаранлылар исеменнән рәхмәт белдерде. Мәктәпнең иң уңганнарын - иң яхшы укытучылар, күп еллар тырыш хезмәт куйган техник хезмәткәрләр, пешекчеләрне билгеләп үтте. Мәгариф бүлеге исеменнән коллективны бәйрәм белән мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Газинур Габидуллин, мәгълүмати-методик үзәк директоры Дания Зиннәтуллина тәбрикләделәр, бүләккә музыкаль үзәк тапшырдылар. "Без тәҗрибә үтәргә кайткан студентларны, яшь белгечләрне һәрвакыт шушы мәктәпкә җибәрергә тырыштык. Чөнки биредә электән үк тырыш укытучылар, Нәҗип абый кебек зыялы директорлар эшләде", - диде Д.Зиннәтуллина, коллектив эшчәнлегенә югары бәя биреп. Күп еллык тырыш хезмәтләре өчен Миләүшә Сөләйманова, Алсу Сәлимова, Тәнзилә Маликова - район Советының, Резедә Галиева, Әлфия Әхмәдишина, Илсур Шәйхетдинов, Эльмира Мөхәммәтдинова мәгариф бүлегенең Почет грамотасына ия булдылар. Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева да югарыда әйтелгән фикерләрне куәтләде. "Авыл тормышында мәктәп зур урынны алып тора. Монда тырыш укучылар укый. Укытучылар аларга тиешле белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен көчләрен куялар", - диде ул. Район мәктәпләре директорлары, төрле елларда биредә эшләп киткән директорлар - мәктәп ачылган елларда хезмәт куйган Роберт Сабиров, Нәҗип Акмалов, Азия Габдуллина, Ринат Ахунов та иң изге теләкләрен җиткерделәр, хатирәләр яңарттылар.
Мәктәпнең авыл, җәмгыять тормышында тоткан роленә бәя бирү өчен, бер-ике фактны искә алып китү дә җитәдер. Каташ Каранда күренекле шәхесебез Гали Чокрый укыган, аның абыйсы биредә мәдрәсә тоткан. Мәктәптә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессиональ татар музыкасына нигез салучыларның берсе булган Мәсгуть Латыйпов эшләгән. Ул оештырган, 100 кыздан торган "Сарман чәчәкләре" тынлы оркестры әйләнә-тирәдә бик популяр булган.
Мәктәп белән төрле елларда җитәкчелек иткән Марс Билалов, Рафаэль Баянов, Роберт Сабиров, Әзһәм Габидуллин, Фердинад Хәмидуллин, Нәҗип Шәрипов, Нәҗип Акмалов, мәктәпне ябылудан саклап калу өчен зур көч куйган Ринат Ахунов, Азия Габдуллина (Хисаметдинова), Зәлия Зиннурова, укытучылар, мәктәпкә даими ярдәм итеп торган авыл һәм колхоз җитәкчеләре, мәктәп салынган елларда директор булып эшләгән Рәшит Акмалов, шул елларда колхоз рәисе булган Тимергали Фәйрушин, өстән кушканны көтеп тормыйча ук төзелеш эшенә тотынган Галиәхмәт Дәүләтов, Хафиз Баһаветдинов, Рәхимхан Әхмәтҗанов, Хәниф Әхмәтшин һәм башкалар исеменә дә иң җылы сүзләр әйтелде. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган, аның горурлыгы булган шәхесләре аталды. Болар - "Азатлык" радиосы журналисты Наиф Акмал, шагыйрь Нияз Акмал, Татарстан радиосы журналисты Нәсим Акмал, галим Рәшит Шәкуров, чаңгы буенча СССРның спорт мастеры Мөдәррис Әхмәтшин, күренекле табиблар Әздәх Кәлимуллин, Вәсимә Ямалиева, Хәмдия Хәйруллина, Фәнис Хәйруллин, чит илләрдә дә хезмәт куйган, авиация промышленносте отличнигы Зөфәр Галиев…
Истәлекләр артыннан истәлекләр яңарды. Мәктәптә күп еллар укыткан Иркия, Закирә, Фирдәвес, Әлфия, Фәния апалар, ТР фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Заһир Шәйхелисламов, биредә хезмәт чыныгуы алган Фәния Хәсәншина һәм башкалар хатирәләр белән уртаклаштылар. Коллективны Каташ Каранда эшләп киткән, хәзер Сарман гимназиясендә хезмәт куючы укытучылар исеменнән Алсу Салихова тәбрикләде. Төрле елларның чыгарылыш класс укучылары гомер буе күңелләрендә матур хатирә булып сакланган мәктәп елларын, укыткан укытучыларын искә төшерделәр, тирән дулкынлану, сагыну катыш хисләр белән еллар саен арта гына барган рәхмәт хисләрен җиткерделәр. Озак еллар биредә балаларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар Әбүзәр Шәйхетдинов, Фәриха Фәйзуллина, Хәлимә Акмалова, Миннекамал Кадыйрова, Анна Беляева, Һаҗәр Мәхмутова, Мосаллия Сәлахова, Әзһәм Габидуллин, Габделхай Гарифуллин, Сәхипҗан Гыйбадуллин һәм башкалар зур хөрмәт белән телгә алынды.
Мәктәпнең "Сәйлән" бию ансамбле, укучылар, Ләйсән Нуриева, Таңсылу Вәлиәхмәтова, тантанада катнашучылар һәм башкалар иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Бәйрәм ахырында Миләүшә Сөләйманова бәйрәмне үткәрүгә өлеш кертүчеләргә - спонсорларга, әти-әниләр, алып баручылар Люзия Хаҗиева, Ринат Сөләймановка, "РемЭнерго" җәмгыяте җитәкчесе Азат Сөләймановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шунысы куанычлы, авылда 3-4 балалы гаиләләр шактый. Бу исә мәктәпнең киләчәге дә өметле дигән сүз. Балачакның якты хатирәсен саклап, якты утлары белән ерак еллар аша да үзенә ымсындырып торучы мәктәп яшәгәндә авыл да яшәр.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев