САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яраткан эшендә – кырык ел

16 ноября 2012, 05:59

842

0

0

Яраткан эшендә – кырык ел

Агач - яфрак белән, кеше кылган гамәлләре белән матур. Морбаш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Янурыста гомер итүче Ямалиева Энҗе Нәгыймулла кызы - шундый матур гамәлләре белән билгеле кеше.
Энҗе апа Алабуга медицина училищесын тәмамлап, Янурыс авылына эшкә кайтты. 40 ел шәфкать туташы булып эшләде. Аның хезмәт кенәгәсендә бер генә - бирегә эшкә алынуы турында язылган юл. Төрле вакытларны күрде. Ике кулына ике сумка белән дару ташып, шприц кайнатып, салкын пунктларда эшләргә туры килде аңа. Күп яшьләрне эшкә дә өйрәтте.
Гомер сукмаклары яраткан эше белән үрелеп барса, кеше тормышта үз юлын тапкан, диләр. Тормыш сукмакларын кыю атлап, кешеләргә дә, туганнарга, балаларына, әткәй-әнкәйгә ихтирамлы, ярдәмчел булды. Энҗе апа эшендә дә - чиста күңелле, эчкерсез, намуслы, өендә дә чисталык, пөхтәлек нур бөркеп тора, Аллага шөкер.
Кадерле туганыбыз Энҗе апаның 19 ноябрьдә - олы юбилее. Аны ихлас күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Саулыкның зурысын, бәхетнең тулысын, кызы, кияве, оныгының игелекләрен генә күреп, хәерле тигез озын гомер итүен телибез.
Дөнья гаме, тормыш мәшәкате,
Ничек җитешәсең барсына?
Тормыш үзәненнән җитәкләүче
Син бер маяк безнең каршыда.
Барлык балалар да сине ярата, туганнар хөрмәт итә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев