САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Уңышларга юл – гимназиядән

14 ноября 2012, 04:25

745

0

0

Уңышларга юл – гимназиядән

Тантана М.Зәйнуллин җитәкчелегендәге тынлы оркестр башкаруында "Сарман чакыра" җыры белән башланып китте. Залдагылар өчен җырның сүзләре бәйрәмнең төп эчтәлеге, мәгънәсе булып яңгырады, чөнки икенче Сарман мәктәбен - гимназияне тәмамлаучылар республикабызның, илебезнең төрле төбәкләрендә яшиләр һәм бу бәйрәм аларны туган якларына чакырып кайтарды. Бәйрәмнең төп максаты - гимназиянең һәм район мәгарифенең йөзек кашлары булган беренче укытучылар коллективына, беренче директорлар Шәрифуллина Мәүлидә Сибгатулла кызы һәм Исмәгыйлев Тәлгать Хәниф улларына рәхмәт сүзләре җиткерү иде. Директор Газимова Лилия Рәис кызы чыгышында да бу бик ачык күренде: "35 ел дәвамында икенче Сарман урта мәктәбен, ә инде 1992 елдан гимназияне 1546 укучы тәмамлаган, шуларның 32сенең укудагы уңышлары - алтын, 97сенең көмеш медаль белән бәяләнгән. Шунысы аеруча куанычлы: бүгенге көндә гимназиядәге 61 укытучының 20се биредә укыганнары һәм, әйләнеп кайтып, үзләрен укыткан укытучыларын сөендереп, нәтиҗәле эшлиләр. Бүген гимназиядә 501 бала белем ала, 113 бала күрше авыллардан автобуслар белән килеп укыйлар. Төпле белем, ныклы тәрбия бирер өчен гимназиядә бөтен шартлар тудырылган".
Сарман тарихында икенче мәктәп барлыкка килүе район өчен зур казаныш булды. Элекке елларда, укучылар күп булу сәбәпле, укулар ике сменада бара иде. Балалар саны артуга таба бара, балалар бакчалары да 1977 елга инде 4кә җиткән иде. Әлбәттә, тагын бер мәктәп барлыкка килүе зур шатлык белән көтелде. Бу вакыйганы ветеран укытучы Хәсәнова Азия апа болай дип искә алды: "Уку бинасы 327 урынлык иде, төзелеш эшләре бетмәү сәбәпле, беренче чирекне без Сарман урта мәктәбендә икенче сменада укыдык, укудан тыш вакытта бөтен коллектив белән яңа мәктәптә эшләдек һәм 15 ноябрьдә директор Шәрифуллина Мәүлидә Сибгат кызы җитәкчелегендәге 35 укытучы яңа мәктәптә укуларны башлап җибәрделәр. Инде бер елдан соң интернат өлеше сафка басты, тагын алты елдан хезмәт, информатика кабинетлары өчен, махсус проект нигезендә, тагын бер янкорма салынды". 28 ел директор булып эшләгән Мәүлидә Сибгатовна турында Дамир Язкар улы Курмашев: "Ир-атлар да эшли алмаган эшләрне башкарып чыга алды, беренче хатын-кыз директор булып, ул район тарихына кереп калды", - диде. Укытучыларның да тәҗрибәлеләрен, белемлеләрен туплый алган директор. Моның нәтиҗәсе - ачылып, бер ел үтүгә, Сарман икенче урта мәктәбе республика күләмендә дан казанып, Алабуга педагогия институтының база мәктәбенә әверелә. Районга танылган укытучылар династияләре да шушында эшләделәр. Ахунова Диләрә Әхмәтовна, Рая Әхмәтовна, Исмәгыйлова Римма Әхмәтовна, Равил Зарипович, Юлия Равиловна - мондый гаилә районның бер мәктәбендә дә юк. Бу матур традиция бүген дә дәвам итә: Зарипова Гүзәл Сәеловна, Әхмәтгәрәева Чулпан Сәеловна шушы гимназиядә озак еллар укытучы, директор урынбасары булып эшләгән әтиләре Зарипов Сәел Әхәтович эшен дәвам итәләр, шулай ук апалы-сеңелле Нуриәхмәтова Венера һәм Минһаҗева Эльвира, Фәрхетдинова Гөлшат һәм Шәйдуллина Гөлназ, Кашапова Әлфия һәм Юнысова Әлфинур, Газимова Лилия һәм Мөхәммәтдинова Гөлнара, ирле-хатынлы Нурания һәм Зөфәр Хановлар. Я, әйтегез, кайсы мәктәп шушындый исемлек белән мактана ала! Район мәгариф бүлегендә эшләп, лаеклы ялга чыккан Сабиров Роберт Сәхипҗанович, зур дулкынлану белән: "Бу мәктәп миңа аеруча якын, чөнки улым Булат шушында информатика укытучысы булып эшли башлады. Әнисе, кызганыч, безнең арабыздан бик иртә китеп барган Сабирова Наилә Һадиевна гомере буена шушында балаларга рус теле һәм әдәбияты нигезләрен өйрәтте. Үземнең мәгариф бүлегендәге эшем дә шушы мәктәп-гимназия белән үрелеп барды", - диде.
Алда әйтелгәнчә, бәйрәмнең төп максаты төрле елларда укып, аттестат алган укучыларны, укытучыларны бергә очраштыру, гимназиянең бүгенге көне белән таныштыру иде. Элекке укучылар дулкынлана-дулкынлана укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Икенче чыгарылыш укучысы Зәйнуллина Резеда Буада ветеринария техникумында директор урынбасары булып эшли. "Мин сентябрь аенда укучыларымны КВН бәйгесенә алып килгән идем, аларга да мәктәбемне күрсәттем. Сарманны бик сагынам, уңышлары белән горурланам, җай чыгу белән килергә тырышам. Кадерле укытучыларым! Сез биргән белемнәр шул дәрәҗәдә тирән булган, бүген үзем укытучы буларак, Сезнең безнең өчен куйган тырышлыгыгызны аңлап, баш иям", - диде. Бу урында Азия апаның сүзләрен искә алып үтәсе килә: "Элек ничек эшләдек, хәзер дә шулай дәвам итәсез. Без - ветераннар сызып калдырган буразнадан баруыгыз өчен рәхмәт әйтеп, уңышлар теләп каласы килә".
Сәхнәдән әти-әниләр сүзе дә яңгырады. Алсу һәм Ринат Шәрәфетдиновларның өч баласы да гимназиядә укыдылар. Инде ике кызлары үзләренең гаиләләрен кордылар, Эльвир Казанда энергетика институтында укый. Алар күңел түрләрендәге хисләрен гимназия коллективына җиткерделәр. Шулай ук, гимназияне тәмамлаган Хәсәншина Фираяның өч баласы да шушында укыйлар, үзләре, үрнәк гаилә булып, укытучыларны куандырып яшиләр.
Гимназия укучылары район үзәгендә үтә торган барлык чараларда актив катнашалар. Мәдәният бүлеге исеменнән Ихсанова Энҗе әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт белдерде: "Сарман балалары театр, бию, җыр бәйгеләрендә республика күләмендә призлы урыннар алалар икән, бу - сезнең тәрбия гамәлегез, бала бит төрле яктан формалашырга тиеш. Спорт, сәнгать мәктәбе, мәдәният йорты каршындагы түгәрәкләргә йөргән балалар тормышта үз урыннарын табалар". Шушы сүзләрне куәтләп, сәхнәгә балалар чыктылар. 2 "А" сыйныфы укучылары Раушания Мәтҗанова һәм Гөлнара Якупова иҗат иткән "Гимназиям" дигән җырны башкардылар. Аларны Нуриева Ләйсән белән Мөхәммәтдинова Алина алыштырдылар. Гөлшат Нургалиева җитәкчелегендәге балалар бию коллективлары чыгышы да ямь өстенә ямь булды.
Бәйрәм матур үтте, күңел-ләрдә озак сакланырлык мизгелләргә бай булды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев