САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Cезнең белән яшьлегемә кайтам

07 ноября 2012, 06:17

990

0

0

Cезнең белән яшьлегемә кайтам

Сарман гимназиясе ачылуга 35 ел үтеп тә киткән. Әле кайчан гына укучыларның, укытучылар коллективының бер өлеше Сарман урта мәктәбеннән "аерылып" чыккан иде. Яратып өлгергән укучыларымны, остазларымны юксындым. Әмма алар белән аралашып тордык, тәҗрибәләребез белән уртаклашып, хәтта ярышып эшләдек.
Беренче директоры Мәүлидә Сибгатулловна Шәрифуллина гимназиягә, нигез ташын салудан алып, 30 ел гомерен багышлады. Ул - тәҗрибәле мөгаллимнәрдән торган коллектив туплаган, аңа гимназия статусы алуга һәм алдынгылар рәтенә чыгаруга күп көч куйган олы шәхес. Хәзер дә бу белем йортының язмышы ышанычлы кулларда - Лилия Рәисовна Газимова җитәкләгән коллектив, фән һәм техника казанышларын файдаланып, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә яңадан-яңа үрләр яулый.
Үземә дә гимназиядә 20 елдан артык эшләргә, партия, профсоюз оешмаларын җитәкләргә туры килде. Шунда беренче остазларымны матур итеп пенсиягә дә озаттык. Юбилей уңаеннан хәтердә хезмәт юлым башы, Сарман урта мәктәбендә эшләгән еллар яңара.
1967 нче ел. Район халык мәгарифе бүлегендә рус теле һәм әдәбияты буенча запас укытучы буларак, анда дәресләр бирә башладым, фронталь тикшерүләрдә катнаштым. Аннан бу коллективка бөтенләйгә күчтем. Сарман урта мәктәбендә эшләү миңа язмышның бер бүләге булды. Чөнки республикада алдынгы, бай тәҗрибәле, тирән белем бирүче мөгаллимнәре күп булган мәктәпләрнең берсе иде ул. Мәктәп директоры Нәҗип Гарипович Гарипов (мәңгелек йортыбызга бик иртә күчте, урыны җәннәт түрендә булсын) үзенә дә, коллективтагыларга да таләпчән, югары педагогик этикага ия, чын интеллигент, абруйлы җитәкче булып истә калды. Кешегә беркайчан каты кагылмады, яхшы якны күреп, үз-үзеңә ышанычны ныгытса, тәнкыйтьне дә җайлап кына җиткереп, кимчелекне бетерергә ярдәм итте. Директор вазифасыннан киткәч, Нәҗип Гарипович белән параллель класслар да җитәкләдек. Тарих укытучысы буларак, кызыклы иртәнге әңгәмәгә минем классны да чакыргалады. "Азия апаңнан коткардыммы?" -ди торган иде соңыннан. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Азия Миргасыймовна Хәсәнова классларда тәрбия чараларының үз югарылыгында үтүен даими контрольдә тотты. Таләпчән, үзе дә төгәл, төгәллекне яратучы, табигатьтән килгән оештыру сәләтенә ия бу шәхес безгә бөтен яктан үрнәк булды. Ул әле хәзер дә район ветераннар советы үткәргән чаралардан читтә калмый, сәнгатьле итеп шигырь сөйли, чигә, бәйли, бай тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Ул елларда бергә эшләгән хезмәттәшләрем турында күңелемдә бары якты хатирәләр генә калган. Эх, шундый укытучы булсаң иде, дип уйлый идем. Билгеле, укытучы эше җиңелләрдән түгел, үз өстеңдә гел эшләргә, белемеңне күтәреп торырга кирәк. Белемнең ачы тамыры татлы җимеш биргәнен аңлап сайладым һөнәремне, эшемне яраттым, шуңа да аны җиренә җиткереп башкару теләге зур булды. Остазларымнан үрнәк алдым. Шундыйларның берсе - ана теле һәм әдәбияты укытучысы Нурдидә Шәеховна Салихова. Аның үз фәнен яратуы, балаларда аңа мәхәббәт тәрбияли белүенә соклана идем. Бер елны Казанга белем күтәрү курсларына бергә бардык. Кичләрен татар язучыларының әсәрләреннән зур-зур өзекләр, шигырьләр сөйләп хәйран калдыра иде. Минем хөрмәт иткән укытучыларымның тагын берсе - Мөзәянә Гариповна Вәлиева. Яшьләргә игътибарлы булды, акыллы киңәшләрен биреп, авыр чакларда ярдәм итте. Укучылары арасында аның һөнәрен сайлаучылар күп. Ана теленең гүзәллеген, байлыгын халыкка җиткерүче журналистлар да бар.
Класс белән эшләргә дә мин алардан өйрәндем. Укыту-тәрбия эше - бердәм процесс, алар үрелеп барганда гына, уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Бала алдына таләпләрне дә аның мөмкинлеген, яшь үзенчәлеген искә алып куярга кирәк. Тагын бер мөһим шарт - ата-аналар белән даими элемтәдә тору, укучыларның өйләрендә булып, көнкүреш шартларын өйрәнү.
Яңа укыта башлаган вакыт. Нурдидә Шәеховна җитәкләгән 7 нче класс укучысы В., дәфтәрем, китабым юк, дип, дәрестә эшләмичә утырды. Нурдидә апа, гадәттәгечә, дәрестән чыккач, хәлемне белеште. Ситуацияне ачыклау өчен, укучының өенә киттек. Сумкада китап та, дәфтәр дә булган. Укучының, яшь укытучының игътибарын үзенә генә тартып, "геройланасы" килгән. Үтемле әңгәмәдән соң мондый хәл кабатланмады. Ул инде, әти, бабай булды. Очрашкан саен искә алып, көлешәбез. Бала күңеленә юл табуда шулай ата-аналарга таяндым.
Укытучының укучылар алдында төп казанышы, минемчә, аның авторитеты. Әмирсәяф Могыйнович Могыйнов җитәкләгән тирә-як авыллардан җыелган 35 балалы тугызынчы класста дәрестә, тактага язганда, кырыма кәгазь самолет килеп төште. Күрмәсәм дә, "конструкторын" беләм. Дәрестән соң калып, класс җитәкчесе белән сөйләшербез, дип куйдым да, эшемне дәвам иттем. Звоноктан соң Архиреев, Даутов кырыма килеп, "Зинһар, Могыйнов абыйга гына әйтмәгез, беркайчан да моны эшләмәбез", - дип сүз бирделәр. Сүзләрендә тордылар.
Алда үрнәк булмый торып, тиешенчә өйрәтү, әйбәтләп өйрәнү дә мөмкин түгел, дигәннәр борынгылар. Үз фәнем буенча да үрнәк алырлык идеалларым булды. Алар - Роза Ивановна Игнатьева, Римма Мазгаровна Таишева, Лидия Александровна Шәйхразиева. Лидия Александровна - үз эшенә фанатларча бирелгән, балаларга тирән белем биргән, рус теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән, акыллы киңәшләре белән ярдәм иткән, улыбыз Рамилнең яраткан укытучысы. Ни кызганыч, мондый укытучыларның эш тәҗрибәләрен пропагандалау гына юк.
Укытучы үзе дә - гади адәм баласы бит. Шатлык та, кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми. Сәхнә кешеседәй, балалар каршысында күңел кичерешләрең белән идарә итәргә күп көч кирәк. Чәчкә Ибраһимовна Мәүлетовада булган үзеңне кысада тота белү, олыны-кечене хөрмәт итү кебек сыйфатларны үземдә булдырасы килде. Аның йөзеннән елмаю китми, барыбызга да "сез", дип дәшә. Минем өчен ул - чын зыялы хатын-кыз өлгесе.
Юкка гына, укытучының бәхете кечкенә шатлыклардан тора, димәгәннәрдер. Чибәр, ачык йөзле, кызык сүзле Нәсимә Тахаутдиновнаны беренче күрүгә, бәхетле кеше шундый буладыр, дип уйлаган идем. Ялгышмаганмын. Ул һаман да шулай, балаларның кечкенә шатлыкларын күреп, алар белән бергә сөенә белгәнгәдер, күрәсең. Ул елларның балалар белән бәйле якты мизгелләре яшәү дәртен сүндермидер.
Тагын бер игътибарга лаек, балаларның яраткан укытучысы, коллегам - Римма Әхмәтовна Исмәгыйлева белән, миннән күпкә яшь булса да, аңлашып, ярдәмләшеп, туганнарча аралашып эшләдек. Равил Зарипович белән сарманлылар сокланырлык гомер итәләр, өч кыз үстереп, оныкларына сөенеп яшиләр.
Шулай, остазларым, замандашларым, хезмәттәшләрем бер-бер артлы күз алдымнан үтә. Сарманлылар ихтирамын казанган шәхесләрне хезмәт юлымда күп очратканмын икән. Ир, хатын хакын хаклап яшәү өлгесе итеп алган матур парлар Мөнибә Кашаповна һәм Миргаҗәм Хөсәенович Хәсәновлар; төз, җиңел гәүдәле, егетләрчә тиз адымнар белән мәктәпкә ашыгучы Сәхип Минһаҗевич; култык астына журналын кыстырып, ныклы адымнар белән коридор буйлап килүче Әмирсәяф Могыйнович; тагын кем белән шаярыйм икән, дип, хәйләкәр елмаеп, учительскаяга кереп килүче Илгиз Солтанович, кешелекле, олы җанлы Рәис Әхмәдиевич, Мәхмүт Газдалович, Әхнәф Габдуллович; киңәшче дуслар Зилә Мәгъсүмовна, Сания Әхмәтовна һәм башка бик күпләр истән чыкмый. Һәрберсенә аерым язма багышларлык.
Зур хәрефләрдән язган халык Укытучысы исемен йөртергә лаек остазларымның кайберләре арабызда юк инде (искә алу алар рухына дога булып ирешсен, йә Раббем). Исәннәре белән очрашырга җае чыгып тора. Үзебез өчен икенче йортыбызга әйләнгән гимназия тормышы белән кызыксынып торабыз, очрашуларга йөрибез, бәйрәмнәрне, юбилейларны чәй өстәле артында билгеләп үтәбез. Аның тәрбияләп чыгарган укучылары арасында югары уку йортлары, гимназия һәм мәктәпләрнең мөхтәрәм мөгаллимнәре, район, республика хастаханәләренең дәрәҗәле табиблары, оешмалар җитәкчеләре һәм башка бик күп һөнәр кешеләре бар. Аларның эшләрендәге уңышларын күреп, сөенәбез, горурланабыз.
Әйе, гомерләрен авыр, фидакарь хезмәткә багышлаган гимназия ветераннары рәтенә яңалары өстәлә. Картаямы соң тынгылык белмәгән укытучы йөрәге?! Эшләгәндә, вакыт җитмәү сәбәпледер, күпкырлы сәләтләре бөтенләй ачылып бетмәгән район ветераннар советы әгъзалары Диләрә Әхмәтовна, Нурсинә Гыйльфановна җитәкчелегендә өлкәннәр Сарманда гына түгел, авылларда да гөрләтеп концертлар куялар. Хәтта Казан тамашачысына сарманлыларның талант чишмәсе саекмаганын күрсәтеп кайталар. Республиканың алар булмаган берәр почмагы калды микән? Табигать кочагында бергә-бергә ял итүләр, спорт ярышларында көч сынашулар матур традициягә керде.
Нурсинә Гыйльфановна белемен, телен камилләштерү өстендә туктаусыз эшләде. Мәскәүгә белем күтәрү курсларына да барды. Бер елны Петергофта экскурсиядә вакытта инглиз кызлары белән мин - урысча, ул инглизчә сөйләшеп йөрдек. Мин мәзәк исемнәр җыям, аның маркалар коллекциясе бар.
Гимназиягә кергән саен, шулай яшьлегемә әйләнеп кайткандай булам, үткәннәр турында якты хатирәләр уяна. Аның бүгенгесе дә матур. Уку-укыту, балаларга төрле яклап тәрбия бирү өчен бөтен шартлар тудырылган. Техник чараларга, күргәзмә әсбапларга бай кабинетларда фәнни-тикшеренү эшләре, эзләнүләр алып баралар аның укучылары, укытучылары. Районда гына түгел, республикада югары күрсәткечләргә ирешәләр. Балаларның саф күңеленә чәчкән игелеклелек, мәгърифәт орлыклары алдагы көннәрдә дә аның коллективын бары тик матур җимешләре белән генә куандырсын.
РӘСЕМДӘ: гимназия коллективы, 1994 ел.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев