САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Котлыйбыз!

12 октября 2012, 04:18

748

0

0

Котлыйбыз!

Алдыгызда баш иябез
Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көннәрдә, октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, үз адресларына котлау сүзләре кабул итәләр. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закировның тәбрикләү хатында түбәндәге юллар бар: "... Бу көнне без бер караңгыдан икенче караңгыга басу-кырлардан кайтып кермәгән, ал-ял белми, фермаларда бил бөккән, табыннарыбыздагы икмәк, ит-сөт муллыгы өчен хезмәт иткән игенчеләр, терлекчеләр, җитәкчеләр һәм белгечләр, фермерлар, азык һәм эшкәртү индустриясе эшчәннәрен хөрмәтлибез... Россиянең авыл хуҗалыгы базарында Татарстан мөһим урын алып тора. Быел, ел катлаулы булуга карамастан, республика игенчеләре 3 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Анда безнең район хезмәтчәннәренең өлеше дә зур. Дәүләт амбарларына 118000 тоннадан артык Сарман икмәге озатылды. Заманча җиһазландырылган терлекчелек комплекслары булдыру ит, сөт җитештерүдә дә уңай күрсәткечләр белән эшләү мөмкинлеге бирә. Авылны үстерү, авыл кешесенә үз эшен булдырырга ярдәм итү буенча дәүләт программалары районда да уңышлы тормышка ашырылып килә... Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, ил-көннәр муллыгы өчен көнне төнгә ялгап эшләгән авыл хезмәтчәннәренә без эчкерсез рәхмәтле һәм алар алдында баш иябез.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне бәйрәм белән ихлас котлап, изге теләкләремне җиткерәм. Сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш, гаилә бәхете, куанычлы гомер телим".
Сарманның өлеше - саллы
Райондашларга бәйрәм котлавын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Хөснуллин да җиткерә: "Авыл хуҗалыгы районы буларак, Сарман Татарстан "икмәгенә" һәрвакыт саллы өлеш кертеп килә. Быел да игенчеләребез 136700 тонна ашлык җыеп алып, республикада алдынгылардан булдылар - икенче урынга чыктылар. Шикәр чөгендере алу уңышлы дәвам итә, аның һәр гектарыннан 320 центнердан артык уңыш чыга. Терлекчелектәге эш күрсәткечләребез дә начар түгел. Ел башыннан һәр сыердан уртача 3686 килограмм сөт савылып, барлыгы 18515 тонна продукция җитештерелде. Терлекләрнең баш саннарын киметүгә юл куелмады, үрчем алу, ит җитештерү узган елдагыдан 4-6 процентка артыграк булды. Югары эш күрсәткечләре, бер яктан, авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгы белән ирешелсә, икенчедән, ул райондагы уңай инвестицион климатка бәйле. Кече хуҗалык итү формаларына булган ярдәм дә үз сүзен әйтә. Билгеле, тормыш булгач, кыенлыклары да тумый калмый. Тик безнең халыкта эш дәрте, аларга караганда, көчлерәк... Барлык авыл хезмәтчәннәрен, хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, куанычлы имин тормыш телим".

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев