Бәйрәмегез белән, мөгаллимнәр!

5 октябрь - Укытучылар көне. Үз эшләренә чын күңелдән бирелгән, мәктәпне бала өчен икенче йортка әверелдерә алган бу һөнәр ияләре бу көннәрдә котлау арты котлау алалар - укучылардан, әти-әниләрдән…
Районның белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров та тәбрикли. Аның котлау хатында түбәндәге юллар бар: «Хөрмәтле укытучылар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. Бу көнне Сезнең белән бергә без дә бәйрәм итәбез - сезнең укучыларыгыз буларак та, укучыларыгызның әти-әниләре буларак та. Педагогларга элек-электән иң югары таләпләр куелган. Сез һәрвакыт җәмәгатьчелек игътибарының үзәгендә торасыз, үзегезгә йөкләнгән эшне зур җаваплылык тоеп, энтузиазм, оптимизм белән башкарасыз. Сезгә гел куанычлар гына юлдаш булсын, укучыларыгыз уңышлары белән сөендереп торсыннар. Сәламәтлектә, имин көннәрдә яшәргә, бәхетле булырга язсын».
Нет комментариев