САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Кадерлесе булып яшә дөньяның

05 октября 2012, 04:58

786

0

0

Кадерлесе булып яшә дөньяның

Сарман авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Газдалов Зиннур Газдалетдин улына 4 нче октябрьдә 90 яшь тулды. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова аңа Россия Президенты В.Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды, район башлыгы Н.Закиров исеменнән матур теләкләрен җиткерде.
Чын мәгънәсендә "ил агасы", "ак бабай" дип әйтерлек Зиннур абыйга (рәсемдә - уртада). Үзен олы юбилее белән котларга килгән кунакларны да якты йөз, ил агаларына хас затлылык, вәкарь белән каршы алды. Ә уйчан йөз, ап-ак чәчләр артында - озын тормыш юлы.
Морбаш авылында 10 балалы гаиләдә икенчесе булып туа ул. Әмма авыр еллар үзенекен итә, ике баланың гомере кыска була. Гаиләдәге ир балаларның иң өлкәне булган Зиннур абыйга тормыш арбасына да төптән җигелергә туры килә. Бала вакытыннан ук көтү көтә, башка эшләрдә катнаша. Тормышлары үтә дә авыр булуга карамастан, Газдалныкыларның һәркайсы укырга, белем алырга да омтыла. Шул ният белән Зиннур абый да, җиденче классны тәмамлауга, Алабуга шәһәрендәге мәдәният училищесына укырга керә. Әмма ул озакламый ябыла. Зиннур абый Магнитогорск шәһәренә китеп, паровоз машинисты булырга укырга керә, машинист ярдәмчесе булып эшли. Тормышы кайсы эздән киткән булыр иде микән, Бөек Ватан сугышы башлана. Зиннур абыйны паровозы, поезды белән бергә җимерелгән тимер юлларны торгызу өчен рельслар ташырга җибәрәләр. Дошман уты астыннан ничәмә-ничә тапкырлар үткәндер, исәбе-хисабы юк. Әмма аларның һәркайсы ветеран йөрәгенә үз эзен сала. Шундый рейсларның берсендә аның паровозын дошман көчле утка тота, һәм Зиннур абыйны хәрәкәттәге частьларның берсенә җибәрәләр. Белоруссия, Литва, Польша җирләрен азат итешә. Бәрелешләрнең берсендә уң кулын югалта. Сугыштагы батырлыклары өчен, медальләр белән бүләкләнә. Фронттан Зиннур абый 1945 нче елның маенда кайта.
Балачактан ук тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән аерылып торган Газдалныкылар тормыш сынаулары алдында югалып калучылардан булмыйлар. Зиннур абый да экономист һөнәрен үзләштерә, райпотребсоюзда ревизор, МСОда экономист булып эшли, лаеклы ялга да шуннан чыга. Тормыш иптәше Әнисә апа белән ике ул, бер кыз үстерә. Бүгенге көндә ул төпчек улы Зөфәр, килене Гүзәл тәрбиясендә гомер кичерә, оныклар, оныкчыклар куанычын күреп яши.
Юбилярны гомер бәйрәме белән халыкны социаль яклау идарәсе белгече Р.Юнысова, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин, район ветераннар советы рәисе Л.Фазуллин да тәбрикләделәр, якыннары иң изге теләкләрен җиткерделәр. Якыннары, дигәннән, сигез туганның бүгенге көндә алтысы исән-сау, бер-берсенең хәлен белеп, ил алдында куйган олы хезмәтләренең әҗерен күреп яшиләр. Ә Зиннур абый, аның улы, улының гаиләсендә дөньяга килгән онык, оныкчык-уллар - нәсел дәвамчылары белән чын күңелдән горурланалар алар.
Бәйрәм табынында Газдалныкылар өчен кадерле булган хатирәләр дә яңарды. Газдал абый Суслонгердан 1953 нче елда гына кайта. Сугыштан соңгы авыр елларда, аннан соң да Зиннур абый гаиләнең төп терәге була. "Беркайчан да, саулыгым чамалы, димәде, нинди генә эш башкарсак та, безнең белән тигез эшләде, балта-пычкысын тотты, бүрәнәсен күтәрде", - ди ярты гасырдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, районның гына түгел, республиканың күренекле укытучысы Мәхмүт ага Газдалов. Гомерен хатын-кызлар сәламәтлеген саклауга багышлаган Асия ханым да иң җылы истәлекләре белән уртаклашты. Күңелендә, җаны-рухында имәннәр ныклыгы йөрткән Зиннур абыйга без дә сәламәтлек, күңел көрлеге телибез, бүгенге кебек, якыннарының иң кадерлесе булып, озын гомер кичерергә насыйп булсын.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев