САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык

28 сентября 2012, 04:53

889

0

0

Өлкәннәрдә – акыл, сабырлык

1нче октябрь - Өлкәннәр көне. Бәйрәм уңаеннан алар адресына котлаулар берсе артыннан берсе килеп кенә торды. Аларда - иң җылы, иң эчкерсез теләкләр. Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров юллаган котлауда да ветераннарга иң җылы сүзләр әйтелә: «Өлкәннәр көненең көздә - табигать муллыкка кинәнгән вакытта билгеләп үтелүенең тирән мәгънәсе бар: күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр, көзнең үзе кебек, шәфкатьле, сабыр, итәгатьле.
Хөрмәтле ветераннар! Сез - тормышлар матур булсын өчен күп хезмәт, көч куйган буын. Сезнең тырышлык белән һәр тармакта күркәм нәтиҗәләргә ирешелде, фидакарь хезмәтегезне бәяләп бетергесез. Бүген дә Сез төпле, акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итеп торасыз, күп эшләрдә Сезнең сүзгә колак салабыз, хәер-фатыйхагызны алабыз. Киләчәктә дә бер-беребезнең җилкәсен тоеп, аралашып, ярдәмләшеп эшләргә һәм яшәргә язсын. Бәйрәмегез котлы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне телим».

Хөрмәтле өлкәннәр! Сезне чын күңелдән Халыкара өлкәннәр - игелеклелек көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сез - чорлар һәм буыннар арасындагы тере элемтә. Сезнең тәҗрибә, акыл һәм сабырлык, сездәге тирән җаваплылык хисе, районның җәмәгать һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз яшьләр өчен матур үрнәк булып тора. Балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз уңышына сөенеп, аларның игътибарын тоеп, игелекләрен күреп, озын гомер кичерергә язсын сезгә. Көннәрегез имин, якты булсын, йортыгызда шатлык тулып торсын.
Россия Пенсионерлар берлегенең Сарман бүлекчәсе.

Без 20 елдан артык инде Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Аларга игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәт - иң игелекле традицияләрнең берсе, һәм аны саклау, дәвам итү бөтен җәмгыять өчен бик мөһим. Ветераннар район тормышында әһәмиятле урын алып торалар. Яшь буынга тәрбия бирү, үрнәк күрсәтүдә, гаиләләрне ныгытуда мөһим роль уйныйлар. Без аларга акыллы киңәшләре, бай тормыш тәҗрибәсе, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торулары өчен бик рәхмәтлебез. Авыр елларда Ватан, халкыбыз өчен куйган тырыш хезмәтләре, тиңдәшсез батырлыклары алдында баш иябез. Безнең бүгенге имин тормышыбыз нигезендә аларның фидакарьлеге, тиңсез сабырлыгы ята. Шуңа күрә өлкәннәр турында кайгырту - изге бурычыбыз. Хөрмәтле өлкәннәр! Сезгә сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер, иминлек телибез. Күңел күкләрегез һәрчак аяз, гомер көзләрегез якты һәм җылы булсын.
Район ветераннар советы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев