САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Юбилеегыз белән!

10 августа 2012, 07:24

905

0

0

Юбилеегыз белән!

10 нчы августта "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе начальнигы Каюмов Малик Шәфыйк улының - гомер бәйрәме. Аны истәлекле көне белән тәбрик итеп, район башлыгы Нәфис Закиров аңа түбәндәге котлау сүзләрен җиткерә:
"Хөрмәтле Малик Шәфыйкович! Сезне гомерегезнең күркәм бәйрәме - 60 яшьлек юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.
Сез бу юбилейны яшь лаборант-белгечтән башлап, "Татнефть" ААҖнең эре нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгына кадәр һөнәри үсеш юлында туплаган зур тәҗрибә белән каршылыйсыз. Бүген Сезнең җитәкчелек белән идарә коллективы, дөнья технологиясенең иң яхшы казанышларына йөз тотып, катлаулы производство бурычларын хәл итә. Районның социаль-экономик үсешенә керткән зур шәхси өлешегез өчен без Сезгә чын күңелдән рәхмәтле.
"Җәлилнефть" идарәсе - социаль юнәлеш алган хезмәт коллективының матур үрнәге. Ул халыкның ярдәмгә мохтаҗ категорияләренә, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләренә зур ярдәм күрсәтә. Сез - уңышлы эшләүче җитәкче һәм нефть тармагының югары класслы белгеч-новаторы гына түгел, ә бәлки кешеләргә шатлык һәм өмет бүләк итә белүче лаеклы хәйрияче дә.
Хөрмәтле Малик Шәфыйкович! Мин ышанам: Сезнең оптимизм, максатчанлык һәм энтузиазм элеккечә үк яңа казанышлар өчен нигез булачак. Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, озын гомер, йортыгызга иминлек телим".

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев