САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Хезмәттәшебезне күркәм бәйрәме белән котлыйбыз

06 марта 2018, 11:51

1139

0

0

Хезмәттәшебезне күркәм бәйрәме белән котлыйбыз

Бүген, 6 мартта, хөрмәтле хезмәттәшебез - "Сарман" газетасының җаваплы секретаре Габдрәхимова Энҗимә Әзһәр кызының туган көне.
Энҗимә Әзһәровна! Күп еллар эшләү дәверендә Сез коллективта һәм сарманлылар арасында хезмәт сөючәнлек, төгәллек кебек сыйфатларыгыз, киң белемле һәм һәркемгә якты йөзле булуыгыз белән хөрмәт казандыгыз. Сабырлыгыгыз һәм тормышны яратуыгыз белән дә күпләрне сокландырасыз. Сезне чын күңелдән истәлекле бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә иминлек, муллык телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын, әйләнә-тирәдәгеләрнең ихтирамын тоеп, бәрәкәтле озын гомер кичерегез.
Тормыш күгең кайгыларсыз, аяз булсын,
Һәр иртәдә сине бәхет көтеп торсын,
Һәр туар көн муллык-шатлык бүләк итсен,
Гомер юлың еракларга дәвам итсен!
Иң изге теләкләр белән, "Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" коллективы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев