САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Янар утлар әле бетмәгән

25 июля 2012, 10:55

915

0

0

Янар утлар әле бетмәгән

Гомерләр - мизгел генә, аның һәр минутының кадерен белеп яшәргә кирәк, дип җырлыйлар. Әйе, үткәннәргә борылып карасаң, исең китмәле. Яшьлек эзләре кайда калган да, әле язмыш тагын нинди сукмаклардан атлатыр үзенең баласын. Тормыш юлындагы сынауларны горур үтеп, сабырлыклары белән үрнәк булганнар зур ихтирамга лаек. Нәгыймә Ногман кызы - әнә шундыйлардан.
Җиләкле җәйдә, болын-тугайларда сайрар кошларның сихри моңнарына кушылып, Тарлау авылында дөньяга аваз салган ул. Гүзәл табигатькә якты нур өстәп туган нәни кызчык Ногман абый белән Дөрлеҗинан апаның тормышларын тагын да ямьләндергән. Ишле гаиләдә өченче кыз бала булып, кечкенәдән эш сөяргә, авырлыклар алдында югалып калмаска өйрәнеп үскән ул. Сугыштан яраланып кайткан әтиләре гомере буе тимерчелектә хезмәт куйган. Кечкенә Нәгыймә шуның тирәсендә бөтерелеп, счет төймәсе тартып, хезмәт көненә "наряд язып" уйнаган. Зиһенле, тапкыр кызны Ногман абыйның киләчәктә сатучы, хисапчы итеп күрәсе килгән. Төгәллеге, тырышлыгы, җитезлеге - туган авылында газиз әтисенең хөрмәтенә исемләнгән Ногман чишмәсе суыннан аның. Хәер-фатихалы юл уңышка илтә, диләр. Юлларында җиңүләр дә, сынаулар да күп була Нәгыймә апаның. Максатчан кыз үтә алмаган киртәләр буламыни? Бигрәк тә нинди һөнәр үзләштерү турында озак уйларга туры килми аңа. Яраткан математика укытучылары Мазгар Таишев, Вакыя Хафизоваларның да йогынтысы булмый калмагандыр, күрәсең, әтисенең дә киңәшләрен тотып, остазлары юлын сайлаган. Матур хыяллар белән, зур өметләр баглап, Алабуга шәһәренә юл тоткан. Педагогия институтында югары белем алганнан соң, язмыш аны Азнакай районы Туйкә авылына китерә. Нәгыймә Ногмановна шунда беренче хезмәт чыныгуы ала. Бер белмәгән җирдә, бәлки, ямансулап та утырыр иде әле ул. Ләкин фатирга урнашкан әбисенең күршесендә генә торган егетнең чая кызга бик тиз күзе төшкән. Бер күрүдә гашыйк булу барлыгына шунда ук ышаналар яшьләр һәм бергә булырга сүз куешалар. Нәгыймә апаның аннан соңгы хезмәт биографиясе туган яклары белән бәйләнгән. Азалак мәктәбендә легендар директор Язкар Курмашев кулы астында эшләп, корычның ничек чыныкканына төшенә. Сарман һөнәр училищесына ул шактый эш тәҗрибәсе туплап килә. Хезмәт баскычларыннан күтәрелә-күтәрелә, гади укытучыдан укыту бүлеге мөдире, директорның укыту-производствога өйрәтү эшләре буенча урынбасары вазифаларын башкаруга ирешә. Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә алып, дәрәҗәле - "Халык мәгарифе отличнигы", "Башлангыч һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре", югары категорияле җитәкче исемнәренә ия була.
Безнең тәүге танышу да училищеда булды. Беренче карашка бик таләпчән, җитди тоелган ханым, еллар узган саен, акыллы киңәшчемә әверелде. Кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, ул ярдәмгә килергә әзер торыр, үз фикерен әйтер, бервакыт та кыен хәлдә калдырмас. Кешелеклелек, ягымлылык, сабырлык, юмартлык кебек сыйфатларын да үзеңә өлге итеп алырлык. Рәхмәтем һәм хөрмәтем чиксез минем аңа. Гомумән, ул эшли, булдыра алмаган эш юктыр, мөгаен. Училище базасында социаль-гуманитар белемнәр институтының вәкиллеге ачылгач та, һич икеләнмичә, тынгысыз, тәвәккәл Нәгыймә Ногмановнаны анда җитәкче итеп билгелиләр. Аның төпле киңәше белән күпме райондашлары югары һөнәри белем алуга иреште. Күрше районнардан да нәкъ менә бирегә килеп укыдылар. Бүгенге көндә дә дөрес юнәлеш күрсәтеп, тәҗрибәле мөгаллимә үз хезмәтен яратып дәвам итә.
Ни кызганыч, янәшәсендә тагын да ныграк эш дәрте өстәп торучы тормыш иптәше генә юк. Роберт абый бик иртә гүр иясе булды шул. Югыйсә, быел бергә тормыш корып яши башлауларының 35 еллыкларын каршыларлар иде. Бик юксына аны Нәгыймә апа. Ул аны гомере буе хөрмәт итеп, олылап яшәде. Ярый әле яшәргә көч биреп торучы уллары Радик, Руслан, Ришат, киленнәре Эльвира, Миләүшә бар. Оныгы Нәзилә, "Әбием" диеп өзелеп тора, үз тирәсендә биетеп тота. Әниләрен берьялгызы озак тотмыйлар балалар - еш кайтып, туган нигезләрен ныгытып, әниләренең тәмле ризыклары белән сыйланып торалар. Ходай Тәгалә Нәгыймә апага кызлар бүләк итмәсә дә, аларга тиң тәрбияле уллар насыйп иткән. Алар - ананың горурлыгы. Барысы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын тапканнар. Шунысы куанычлы: алты бертуганның барысы да, Аллага шөкер, исән-сау бүген. Алар үзара ярдәмләшеп, бер-берсе өчен җан атып, тату яшиләр. Лаеклы ялда булуына карамастан, бергә эшләгән хезмәттәшләре хөрмәт итә үзен, дуслары - ышанычлы. Әнисеннән күчкән аш-суга осталыгы аның табыннары муллыгында күренә. Шәригать кушканча, булганына шөкерана кылып яши белә ул. Киләчәктә дә сыйлы тормышта балалар, оныклар куанычы белән, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, сау-сәламәт, бәхетле гомер кичерергә язсын Сезгә,

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев