Бүген Җәлил поселогында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Пузиков Григорий Владимировичка 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Ветеранга котлау сүзләрен Җәлил поселогы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галләмов та җиткерде.
Ветеран турындагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Нет комментариев