САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яшьлек хыялына тугры калып

04 июля 2012, 05:17

960

0

0

Яшьлек хыялына тугры калып

Морбаш авылында җәйнең иң матур чагында Миргасыйм абый белән Нурҗиһан апа гаиләсендә бер кыз дөньяга килә. Аңа Венера дип исем кушалар.
Кечкенә чагында ук ул зирәклеге, күп белергә омтылышы белән аерылып тора. Бу тату гаиләдә биш бала үсә. Аларның һәрберсендә олыларга хөрмәт һәм ихтирам, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләнә.
Баланың үскәч кем булачагы кечкенәдән үк күренә, диләр бит. Баш бала булганлыктан, сеңлесенә һәм энеләренә апа гына түгел, тәрбияче дә, укытучы да була Венера.
Морбаш сигезьеллык мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлаган үсмер кыз киләчәк тормышын укытучы һөнәре белән бәйләргә уйлый. Аның әлеге адымын әти-әнисе дә хуплый, хәер-фатихаларын бирәләр.
Тырыш, хезмәт сөючән кыз Минзәлә педучилищесына укырга керә. Кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгаларга бай студент тормышы артта кала, Венера башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алып чыга. Аны Иске Минзәләбаш урта мәктәбенә эшкә билгелиләр. Бу авылда ул үзенең мәхәббәтен очрата, тырыш, хезмәт сөючән Фәрит исемле егет белән гаилә корып җибәрәләр. Уртак мәхәббәт җимеше Фәнил дөньяга килә.
Әлеге коллективта эшләү дәверендә ул үзен таләпчән, куйган максатына ирешүчән педагог, ата-аналар белән җылы мөнәсәбәтләр урнаштырып, уку процессын тиешле югарылыкта алып барырга сәләтле укытучы буларак таныта.
Венера Миргасыймовна яхшы мөгаллимә булыр өчен үз өстендә бертуктаусыз эшләргә кирәклеген ачык аңлый, Яр Чаллы педагогия институтына читтән торып укырга керә, аны уңышлы тәмамлый.
Венера Миргасыймовна сыйныфында укучылар үзара дус, тату булалар, тырышып укыйлар. Ул һәр баланың үзенчәлекле якларын табып, алар белән шәхси эшли. Урта классларга озаткач та, укытучы укучылар белән кызыксынып тора: уңышларына сөенә, уңышсызлыкларына көенә.
Ул озак еллар башлангыч классларның методик берләшмә җитәкчесе булды, яшь педагоглар белән бик теләп тәҗрибә уртаклаша, киңәшләрен бирә.
Укытучы гына түгел, кеше буларак та Венераның асыл сыйфатлары байтак. Ул туры сүзле, өлкәннәргә игътибарлы, гаиләдә - улына үрнәк әни, Фәритенә тугрылыклы гомер юлдашы, каенана белән каенатасына ярдәмчел килен, туганнары өчен җанын бирергә әзер апа. Венера белән Фәрит йортына барып керсәң, андагы чисталыкка, тәртипкә сокланмый мөмкин түгел.
Хезмәттәшебез бу көннәрдә 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Без аны ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз, сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Алдагы көннәрендә дә шатлык-куанычлар юлдаш булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, улы Фәнилнең кадер-хөрмәтен күреп, Фәрит белән пар канатлар булып яшәргә язсын.
Якты кояш һәрчак юлдаш булсын,
Шатлык тоеп типсен йөрәгең.
Авырлыклар сине урап үтсен,
Кабул булсын һәрбер теләгең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев