САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Районда ел тәрбиячесе ачыкланды

07 декабря 2017, 11:44

875

0

0

Районда ел тәрбиячесе ачыкланды

6-7 декабрь көннәрендә район үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2018" Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы үткәрелде. Анда район балалар бакчаларыннан 12 тәрбияче "Мин һәм минем караш", "Мин йөрәгемне балаларга бирәм", "Түгәрәк өстәл" номинацияләрендә үзара көч сынашты. Аларга бәяне мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рузилә Әхмәтшина җитәкчелегендәге жюри бирде.

I урынга - Җәлил поселогының 1 нче санлы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлчәчәк Нигъмәтуллина, II урынга - Җәлил поселогының 7 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Зөлфия Нургалиева, III урынга район үзәгенең 3 нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфинә Фәсхетдинова лаек булды. Ә Җәлил поселогының 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Сәлимгәрәева "Мин йөрәгемне балаларга бирәм" номинациясендә җиңүче дип танылды.

Гөлчәчәк Нигъмәтуллина һәм призерлар район данын зона этабында яклаячак.

Бу хактагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укый аласыз.

Фото һәм язма авторы Зөлфия Шәрипова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев