САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Күтәмәле мәктәбендә үткән әниләр бәйрәменең шаккатыргыч булуын искә алалар

06 декабря 2017, 08:48

1042

0

0

Күтәмәле мәктәбендә үткән әниләр бәйрәменең шаккатыргыч булуын искә алалар

Кечкенә кызым Динә Күтәмәле мәктәбенең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә 28 ноябрьдә уздырылачак Әниләр бәйрәменә чакыру алып кайтты. Мин кызымнан бәйрәмдә ниләр эшләячәкләрен сораштырып карадым. Тик 5 яшьлек Динә җитди генә итеп: "Это секрет!"-диде.

Чыннан да, Әниләр бәйрәме әниләр һәм әбиләр өчен көтелмәгәнчә һәм шаккатыргыч булды. Балалар бәйрәмне тәрбияче апалары Ландыш Сираева һәм кече тәрбияче Гөлнара Фәттахова үз куллары белән теккән татар кызлары , егетләре күлмәкләре кигән килеш башлап җибәрделәр. Бәйрәм буеннан-буена татар халык йолалары, гореф-гадәтләре белән үрелеп барды. Балалар "Әбинең сандыгы"ннан чыккан йөзек белән "Йөзек салышлы" уйнадылар, "Кулъяулык" биюе биеделәр, табышмаклар әйтештеләр, түбәтәй , калфак , чулпы һәм билбау турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Шул ук вакытта матур җырлар башкарып, эчтәлекле шигырьләр сөйләп, әниләр һәм әбиләрне бәйрәм белән котларга да онытмадылар. Бик оста һәм үзенчәлекле итеп башкарылган "Катюша" рус халык биюе чарага үзенчәлекле ямь өстәде. Кечкенәләребез кигән аллы-гөлле күлмәкләр шулай ук тәрбияче апалары тарафыннан тегелгән иде. Оештырылган уеннарда әниләрнең дә катнашуы балаларны чын күңелдән шатландырды. Бәйрәм ахырында үзләренең нәни куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырып, безне бик тә сөендерделәр.

Бәйрәмнән без зур канәгатьлек һәм сөенеч белән таралдык. Әни-әбиләр һәрберсе үзенең кечкенәсе өчен горурлык хисләре кичереп кайтып киттеләр.

Бу бәйрәмне шундый бай эчтәлекле итеп оештыручы тәрбиячеләргә әти-әниләр рәхмәтле калдылар, аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Әти-әниләр исеменнән, Күтәмәле мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Миләүшә Фәйзрахманова.

Фото һәм материалны Сираев Ильназ җибәрде

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев