Җиңү Эльмира кебекләргә елмая: Сарман урта мәктәбе укучысы республика олимпиадасында Дипломга ия булды
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бишенче ел рәттән "Кулланучыларның хокукларын яклау" дигән темага республика олимпиадасы үткәрде. Чөнки кулланучылар тармагындагы белемнәрне үзләштерү һаман популярлаша һәм аның әһәмияте дә арта бара.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел олимпиадада катнашу өчен республика мәктәпләреннән 4000 нән артык 8-9 һәм 10-11 сыйныф укучысы заявка биргән. Олимпиадада безнең районнан 26 укучы катнашкан. Шунысын әйтергә кирәк: олимпиадада катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. 2013 елда анда 500 укучы катнашса, аннан соңгы елларда - 800, 1800 һәм 2400.
Олимпиаданың 1 нче һәм 2 нче этаплары тест һәм эссе язу формасында дистанцион рәвештә үтте. Йомгаклау этабына 65 кеше узды. Алар арасында Сарман урта мәктәбе укучысы да бар. Йомгаклау этабы быел Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә үткәрелде.
Әңгәмә нәтиҗәләре буенча жюри бертавыштан ике җиңүче билгеләнгән. Алар - Питрәч районы һәм Менделеевск шәһәре мәктәпләре укучылары. Шулай 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булучылар, төрле номинацияләрдә призлы урыннар алучылар булган. Ә Сарман урта мәктәбенең 9 "А" сыйныфы укучысы Эльмира Вәлиева "Кулланучылар тармагындагы грамоталылыкны күтәрүдәге үҗәтлеге һәм нык торучанлыгы өчен" ("За упорство и настойчивость в повышении потребительской грамотности") номинациясендә җиңүче булды. Монда, әлбәттә, аның остазы - тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Васил Ихсановның да өлеше зур.
29 ноябрьдә Сарман урта мәктәбендә җиңүчене бүләкләү тантанасы үтте. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы начальнигы Ришат Нәфыйков катнашты, кыскача олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырды, Эльмира Вәлиевага диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
- Кулланучылар тармагындагы белемнәр укучыларга хезмәт күрсәтү һәм товарлар дөньясында ориентлашырга, бу тармакта белемнәрне арттырырга, хокуклар бозылган очракта дөрес хәрәкәт итәргә өйрәнергә ярдәм итәләр. Йомгаклау этабында катнашучылар бу тармактагы белемнәренең югары булуын күрсәттеләр. Алар тест үттеләр, кроссвордлар чиштеләр, катлаулы сорауларга җаваплар бирделәр, эш барышында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Россия Федерациясе законына, Гражданнар кодексына, Аерым төр товарларны сату кагыйдәләренә таяндылар. Бу олимпиаданы киләсе елларда да үткәрәчәкбез. Җиңүчеләр арасында сезнең район мәктәпләре укучылары тагы да күбрәк булыр дип өметләнәбез, - диде ул, сүзен йомгаклап.
Соңыннан берничә сорау белән Эльмирага мөрәҗәгать иттек.
- Мондый олимпиадада беренче тапкыр катнаштым. Ул миңа кулланучылар тармагындагы белемнәремне күтәрергә ярдәм итте. Бу олимпиада - бик кирәкле чара. Укучыларга анда ел саен катнашырга киңәш итәр идем. Ә үзем киләсе елда да көчемне сынап карарга уйлыйм, - диде ул.
Ә укучылар Эльмираны һәм аны олимпиадага әзерләгән укытучысы Васил Борһановны алкышларга күмделәр.
Сүз уңаеннан Эльмира турында тагын берничә сүз әйтеп китәбез. Ул һәм аның игезәк туганы Эльвира гел "5" билгеләренә генә укыйлар, ел саен күптөрле фән олимпиадаларында катнашалар, район һәм республика күләмендә җиңүләр яулыйлар, призлы урыннар алалар. Әйе, җиңү тырышларга, тәвәккәлләргә һәм көчлеләргә елмая. Без дә Эльмираны зур җиңүе белән котлыйбыз, аңа барлык укучыларга максатларына ирешү юлында уңышлар телибез.
фото һәм язма авторы Зөлфия Шәрипова
Нет комментариев