САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә дә әниләр көне уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы булып узды

28 ноября 2017, 08:34

1026

0

0

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә дә әниләр көне уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы булып узды

Жир йөзендәге ин кадерле, ин изге кешеләр - алар безнең әниләребез. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни.. Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

Һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә - Әниләр көне дип билгеләп үтелә. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә дә әниләр көне уңаеннан бик матур бәйрәм чарасы булып узды. Әниләр һәм балалар командаларга бүленеп, спорт инструкторы Арефьева Римма әзерләгән төрле кызыклы бәйгеләрдә көч сынаштылар.

Күңелле ярышлардан соң, балалар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, җыр җырладылар, үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм бик куңелле үтте.

Уртанчылар төркеме тәрбиячеләре Миннуллина Р.К., Гайсина В.А.

фото һәм язма материалны Венера Гайсина җибәрде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев