САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Район башлыгы котлый !

26 ноября 2017, 12:28

949

0

0

Район башлыгы котлый !

Әниләр көне белән!
Һади Такташның: «Ана - бөек исем! Нәрсә җитә ана булуга?! Хатын-кызның бөтен матурлыгы, бөтен күрке ана булуда!» - дигән юлларын һәрберебез яхшы хәтерли. Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә торган якты бәйрәм - Әниләр көне нәкъ менә аларга булган хөрмәтебезне, яратуыбызны, аларны олылавыбызны белдерү өчен тагын бер мөмкинлек бирә.
Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әйләнде. Ул - балаларның әниләренә булган мәхәббәтен белдерү генә түгел, ә җәмгыять тормышында аналарның тоткан урынын, дәүләтебезне, әхлакый кыйммәтләрне ныгытуга керткән хезмәтләрен тану да.
Әни - тормышын башыннан алып ахырынача балаларына багышлаган бердәнбер кеше. Безгә ничә яшь булуга карамастан, нәкъ менә алар уңышларыбызга иң нык сөенүче, баласының тормыш юлындагы һәр адымы өчен чын күңелдән борчылучы да. Һәр әни баласының акыллы, укымышлы, уңышлы булуын тели. Без бүген үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алып, бала үстерүче әниләргә дә рәхмәт әйтәбез. Әни вазыйфасын районның иҗтимагый тормышы, хезмәт белән бергә уңышлы алып баручы хатын-кызларыбызга хөрмәт белдерәбез. Ветераннарыбыз һәм яшьлекләре сугыш елларына туры килгән апаларыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Кадерле әниләр! Бу бәйрәм көнендә безнең иң җылы теләкләребезне кабул итеп алыгыз. Чын күңелдән сезгә озын гомер, балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телим. Гаиләләрегездә һәрчак мәхәббәт һәм аңлашу яшәсен, киләсе көнгә ышаныч булсын, бөтен уй-хыялларыгыз чынга ашсын.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев