САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Әлмәт авылында яшәүче Рәшитова Саҗидә Вагыйз кызына бүген 90 яшь тулды

22 ноября 2017, 08:12

813

0

0

Әлмәт авылында яшәүче Рәшитова Саҗидә Вагыйз кызына бүген 90 яшь тулды

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде һәм Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды.

- Истәлекле көнеңдә изге теләкләр белән килдек, сәламәт бул, киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшә. Алдагы юбилейларыңны да бергә-бергә каршыларга язсын, - диде Фәрит Мөнәвирович.

Матур теләкләргә авыл җирлеге башлыгы Данияр Газизов, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина да кушылдылар. Район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголовны күргәч, Саҗидә апа бик якын кешесен күргәндәй, кочаклап алды. Шулай булмый мөмкин түгел. Нәҗип Мөҗипович авылларында колхоз рәисе булган чорларда ук, алар дус-тату, үзара аңлашып, киңәшләшеп эшләгәннәр. Ул килгәнче, бераз каушап та, югалып та калган юбилярыбызга, әйтерсең лә, канатлар үсте. Бераз уйланып утырып, хәтирәләргә бирелгәннән соң: "Эх, бар иде бит рәхәт чаклар", - дип куйды. Үткәннәре турында мактанмады да, зарланмады да ул.

Үзен хөрмәт итеп килгәннәргә рәхмәт әйтеп, матур теләкләр белән озатып калды ветеран. Теләкләре, амин, кабул булсын, үзе дә сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә яшәсен.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Фото һәм язма авторы - Альбина Сабирова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев