САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Яңа Әхмәт авылыннан Әхмәтҗанова Өлфәт Даут кызына 90 яшь тулды.

20 ноября 2017, 08:39

864

0

0

Яңа Әхмәт авылыннан Әхмәтҗанова Өлфәт Даут кызына 90 яшь тулды.

Яңа Әхмәт авылында гомер кичерүче, озак еллар хәзерләүләр конторасында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан Әхмәтҗанова Өлфәт Даут кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгының истәлек бүләген аңа район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тапшырды. Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миннеголов, авыл ветераннар советы җитәкчесе Гөлүсә Ризатдинова ветеранга җылы котлау сүзләрен ирештерделәр. Өлфәт апа сүзгә бик тапкыр һәм шигъри җанлы кешеләрнең берсе булып чыкты. Үзен котларга килгәннәргә дә шигъри юллар, җыр сүзләре белән җавап бирде. Күзлексез китап, гәҗит укый, җәен бакчасында бер чүп тотмый, диделәр аның хакында. Бу хакта тулырак язма газетаның алдагы саннарында.

фото һәм материалны Роза Ганиева әзерләде.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X