САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сәбәбе булса,бүләге табыла

19 ноября 2017, 10:36

905

0

0

Сәбәбе булса,бүләге табыла

19 но­ябрь­дә Ха­лы­ка­ра ир-ат­лар кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Без­гә, 8 март­та ха­тын-кыз­лар кө­нен бәй­рәм итәр­гә га­дәт­лән­гән ке­ше­ләр­гә, бу яңа­лык бу­лып ише­тел­сә дә, да­та ин­де 1999 ел­да ук га­мәл­гә кер­тел­гән икән. Ә шу­лай да ра­йон­даш­лар аңа ни­чек ка­рый соң? Бу уңай­дан кеч­ке­нә со­раш­ты­ру үт­кә­реп ал­дык. Ил­фат Сол­та­нов, ра­йон ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы:

- Бу бәй­рәм ту­рын­да ишет­кән юк иде. Кем­нең­дер ини­ци­а­ти­ва­сы бе­лән кер­тел­гән, ир-ат­лар­ның га­и­лә­дә­ге ро­ле­нә игъ­ти­бар­ны арт­ты­­ру­ны күз­дә то­та икән, ди­мәк, ул ки­рәк. Бу көн­не әл­лә нин­ди бү­ләк­ләр көт­мим, без­гә гү­зәл зат­лар­дан эч­кер­сез, ел­ма­ю­лы ка­раш бул­са, шул җи­тә.

Та­һир Лот­фул­лин, ра­йон электр элем­тә­се үзә­ге хез­мәт­кә­ре:

- Бәй­рәм ту­рын­да бе­рен­че тап­кыр сез­дән ише­тәм. Ха­лы­ка­ра ха­тын-кыз­лар кө­не бул­гач, Ха­лы­ка­ра ир-ат­лар кө­не дә ки­рәк­тер ин­де. Ан­нан әл­лә ни­ләр көт­мим, көн га­дәт­тә­ге­чә үтәр, дип уй­лыйм.

Са­ния Мәү­лә­ви­е­ва, ра­йон авыл ху­җа­лы­гы һәм азык-тө­лек ида­рә­се бел­ге­че:

- Бәй­рәм ту­рын­да бел­ми идем. Тик кү­ңе­лем си­зен­гән ке­бек бул­ган икән, әле ге­нә отыш­лы шарт­лар­да ир-ат­лар өчен оде­ко­лон тәкъ­дим ит­те­ләр. Ирем­нең ярат­кан исе дә бул­гач, бү­ләк­кә дип, бик шат­ла­нып ал­дым. Бер-бе­рең­не шун­дый кеч­ке­нә бү­ләк­ләр бе­лән сө­ен­де­рү ки­рәк, дип уй­лыйм. Үза­ра мө­нә­сә­бәт­ләр игъ­ти­бар, их­ти­рам­га ни­гез­лән­сә, га­и­лә нык­лы бу­ла. Ә бү­ләк ясар­га сә­бә­бе дә чы­гып то­ра икән, ни­гә ан­нан фай­да­лан­мас­ка?!

Нур­си­нә Вә­ли­е­ва, пен­си­о­нер:

- Ан­дый бәй­рәм бар­лы­гын бел­ми идем, ис­тә то­та­сы бу­ла ин­де. Хә­зер бит без­нең ке­бек өл­кән­нәр дә Ин­тер­нет­тан фай­да­ла­на, бәй­рәм та­ри­хы, бу көн­не ни­ләр эш­ләр­гә ки­рәк­ле­ген ка­рый­сы бу­лыр әле. Ту­ган­на­рым­ның га­и­лә­ле ул­ла­ры , ки­я­ве­без бар, алар­га, кеч­ке­нә бул­са да, бү­ләк яса­мый бул­мас­тыр.

Нур­си­нә Ка­ма­лет­ди­но­ва, пен­си­о­нер:

- Әле күп­тән тү­гел ге­нә, ял­гыш­ма­сам, но­ябрь­нең бе­рен­че шим­бә­сен­дә, Бө­тен­дөнья ир-ат­лар кө­не иде бит. Аны­сы СССР пре­зи­ден­ты Ми­ха­ил Гор­ба­чев тәкъ­ди­ме бе­лән кер­тел­гән бул­ган. Бу көн­не якын­на­рым­ны, та­ныш-бе­леш­лә­рем­не кот­ла­дым. Урам­да кот­ла­гач, рәх­мәт әй­теп үт­те­ләр. Мо­ны­сы ту­рын­да бел­ми идем. Иң бе­рен­че итеп, улым­ны, онык­ла­рым­ны кот­лар­мын. Ми­нем биш оны­гым бар, би­ше­се дә - ма­лай­лар. Алар­ның ир-ат исе­ме­нә ла­ек­лы бу­лып үсеп җи­тү­лә­рен те­лим. Урам­да оч­ра­ган та­ныш­ла­рым­ны, элек­ке хез­мәт­тәш­лә­рем­не дә кот­лар­мын. Әз­дән дә кү­ңел бу­ла, дип, юк­ка әйт­ми­ләр. Бе­раз игъ­ти­бар бул­са, «э­реп» ки­тә­сең. Бер-бе­ре­без­не шу­лай сө­ен­де­реп, сө­е­неп яшик.

фото:https://pixabay.com/ru/photos/ алынды.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев