САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда яшәүче Мәлләфә Харис кызын район башлыгы юбилее белән тәбрикләде

10 ноября 2017, 10:02

907

0

0

Сарманда яшәүче Мәлләфә Харис кызын район башлыгы юбилее белән тәбрикләде

Сарманда яшәүче Мәлләфә Харис кызын район башлыгы юбилее белән тәбрикләде

Азнакай районы Сукояш авылында туса да, Мәлләфә апа Сарманны үз итеп, яратып яшәде. Тормыш иптәше Зиннур абый белән (күптән вафат) дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бер уллары да вафат булган инде. Бүгенге көндә улы Дамир тәрбиясендә яши. Кызлары Зөһрә, Зөләйха әниләренең хәлләрен, килеп, кайтып, һәрвакыт белешеп торалар.

Юбилее көнендә барысы да бергә җыелып, кадерле кешеләренә зур хөрмәт күрсәттеләр. Ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина тәбрикләделәр. Фәрит Мөнәвирович юбилярга Рәсәй Президентының Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Язма һәм фотолар авторы - Альбина Сабирова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев