САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Чукмарлы авылында яшәүче Фәйзуллина Энҗе Вәлиулла кызына бүген 90 яшь тулды.

09 ноября 2017, 10:03

915

0

0

Чукмарлы авылында яшәүче Фәйзуллина Энҗе Вәлиулла кызына бүген 90 яшь тулды.

Ветеранны олуг юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илшат Һадиуллин, район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, район ветераннар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Кияве Хәмит, кызы Вәзирә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә Энҗе апа. Юбилее көнендә дә бик зурлаганнар үзен балалары, оныклары. Алар кадерле кешеләренә 51 розадан торган чәчәк бәйләме тапшырганда, бар кунаклар да дулкынландылар, юбиляр өчен ихластан сөенгәннәрдер. Бер оныгы үзе матур итеп бик зур туган көн торты пешергән.

Балачагы, яшьлеге авырлыкта, гомере тырыш, намуслы хезмәт белән үткән ветеранның. Башта бозаулар карап, аннан аларны тәрбияләп, сыер итеп, кул белән аларны сауган. Мал башларын 24 кә чаклы җиткергән. Эшеннән тәм табып, тормышның ямен тоеп яшәве аны бүгенге көндә дә көләч йөзле, сөйкемле итеп саклаган. Искиткеч позитив карашлы, җор телле, кунакчыл Энҗе апага сокланып, күз тимәсен, дип теләдек. Ике оныгы, дүрт оныкчыгы да, "әнкәй", дип өзелеп торалар аның өчен. Үзе дә шулар белән шаярып-шаяртып, нәниләрнең һәр хәрәкәтенә сөенеп яши ул. Күзлексез йон эрли, оекбашлар бәйли, район гәҗитен башыннан ахырына кадәр укый, диләр якыннары. Бик гыйлемле, зиһенле кеше икәне һәр әйткән сүзеннән күренеп тора аның. Киләчәктә дә тәрбияле, бәрәкәтле тормыш, бүгенгедәй матур картлык, ныклы сәламәтлек насыйп булсын үзенә.

Тулы язманы газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Фотолар һәм язма авторы - Альбина Сабирова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев