САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Бүген Морбаш авылында яшәүче Уразаева Замира Гаяз кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

07 ноября 2017, 07:51

830

0

0

Бүген Морбаш авылында яшәүче  Уразаева Замира Гаяз кызының гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Бүген Морбаш авылында яшәүче әниебез Уразаева Замира Гаяз кызының гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәткән, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдергән газиз әниебез! Сине юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син, безнең өчен Һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әни! Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа! Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, без - балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Гомерләрең булсын бәхетле.

Бәхетләрең булсын гомерле.

Җирдә булган бөтен изгелекне

Бирсен Ходай сиңа бу көнне!

Котлы булсын, әни, туган көнең,

Озак яшә, бул син бәхетле.

Яныбызда син булганда гына

Табып була олы бәхетне.

Иң изге теләкләр белән, кызың Аделя, улың Альфарит, киявең Радик, оныкларың Ислам, Данис. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X