САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Ул да – легендарлар рәтендә

22 июня 2012, 04:24

840

0

0

Ул да – легендарлар рәтендә

Рәүф Галимәрдән улы Исламов. Шушы исемнең төп сыйфатларын барлыйм: бетмәс-төкәнмәс матур сүзләр генә тезәргә кирәк була.
Үзем белгән чаклы аның узган юлын күз алдыма китерәм. 1952 елның 25 июнендә Дими Тарлау авылында дөньяга килгән малай кечкенәдән тиктормас, ташып торган энергияле булып үсә. Ә Сарман урта мәктәбендә укыганда, чынлап бирелеп спорт белән шөгыльләнә башлый. Сәламәтлек сагында торган спорт аны гомере буе озата бара. Институтта укыганда да, хәзер дә ул төп команда уенчысы. Әле быелгы спартакиада вакытында да республикада матур җиңү яулап кайттылар. Ул, бәлки, зур спортка да кереп китә алыр иде, тик хыяллары туган җир белән тыгыз бәйләнгән була. Аның, укып, хөрмәтле, кирәкле кеше булып яшисе килә. Ә күз алдында мисаллар да бар. Ярты гасыр элек Сарманда иң кирәкле, иң дәрәҗәле кешеләр Ләззәт абый Галимҗанов, Михаил Игнатьев, Асия Гыйниятуллина, Әнсәрия Байбуровалар иде. Халыкның аларга булган ышаныч, хөрмәтләү хисләрен бүген язып кына аңлатып та булмый, ләкин аларның хезмәтләре алдында бүген дә баш иярлек. Шуларны күреп үскәнгәдер, ул Казан медицина институтына юл ала. Анда укыган биш ел егет өчен чын тормыш мәктәбе булып чыга. Төп һөнәреннән тыш, каникул вакытларында төзелеш отрядларында эшләгән, кайчакларда бригадир булырга да туры килгән бу студент агач эшен дә, кирпеч-измә белән эшләү ысулларын да ныклап үзләштерә.
Үҗәтлеге дә бар, тынгысызлыгы да, ә инде эшчәнлеге ташып тора аның. Шуңа да ул, Сарманга эшкә кайткач ук, үзенә йорт сала башлап, мунча, гаражларны үз куллары белән торгыза. Хәзер ул йортта улы яши. Ә Рәүф икенче ихатаны аякка бастырды. Җыйнап кына әйткәндә, ул берничә ир-ат планын үтәде: малай белән кыз үстерде, хәзер өч оныгы белән куана, утырткан агачларының саны юк, ике йорт салды, өстәвенә, Казанга барып, РКБ врачлары булган кызы-кияве фатирында үз куллары белән балкон бизи.
Һәр хатын-кызның хыялы булырдай бу эшчән егет, институтны тәмамлагач та, туры Сарманга кайтмый. Үз ягына, анда эшләүче легендар врачлар янына тәҗрибә туплап кайтасы килә аның. Алай гына да түгел, ул эшкә киткәндә әле институтта калган, шактый хәлле гаиләдән булып, соңгы мода белән киенә торган шәһәр кызы Алсуны авылга кайтканына үкенмәслек итәр өчен тырышырга да кирәк була. Вакытлар уза тора. Көннәрдән бер көнне тулай торак тәрәзәсеннән урамга караган студент кызлар, яңа "Жигули" янында Алсуны көтеп торган Рәүфне күреп, "аһ" итәләр. Кабат Алсуга "нигә авылга китәсең" сүзе булмый.
Ә Рәүф хәзер дә шул килеш: спортсмен, яшьләрчә җитез, җиңел гәүдәле, хыял-планнары зурдан, үз эшенең чын остасы. Ул һәр кеше белән аерым дус була белә. Кешеләргә яхшылыкны да авырсынмыйча эшли. Бервакыт минем алда бер кеше аннан машинасын сорады. Берәү булса, төрле кисәтүләр ясар, ипләп йөрергә кушар иде. Ә ул ачкычын алып бирде, теге кеше чыгып киткәч: "Кирәк булгандыр, тикмәгә машина сорамас иде", -дип куйды.
Рәүф - тарихка кереп каласы кеше. Сарманда ул үз һөнәре буенча беренче врач. Врачның да ниндие! Һәр кешегә булган аерым хөрмәте гаять катлаулы хезмәтендә бераз җиңеллек бирәдер. Югыйсә, кеше үзе һәрдаим сизеп торган, читләр күреп тора торган, кешегә ашап куанырга, елмаеп сөенергә ярдәм итә торган тешне авыруга уңайлы итеп урнаштыру өчен күпме төгәллек кирәк! Теш үземнеке кебек түгел яки чикләвек ашап булмый дип, ризасызлык белдергән авыруларны көйләр өчен, берничә көннән ияләнәселәрен аңлату өчен, күпме сабырлык кирәк врачка.
Сарманга кайтып эшли башлаганына да тиздән 35 ел була. Мин аның бүләкләрен, исемнәрен санап тормыйм. Иң мөһиме: Рәүф Исламов бар, эшли. Үз әнисен, хатынының әти-әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озаткангамы, ул өлкәннәргә аеруча игътибарлы. Чып-чын халык врачы. Шулай булып калсын да. Акыллы гаилә башлыгы, булдыклы ир, шәфкатьле әти, тәмле бабай, хөрмәтле врач үзенең 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итәргә җыена.
Бәйрәмегез котлы булсын, Рәүф Галимәрдәнович!
Бәйрәм белән сезне, Исламовлар! Куанычлы киләчәк насыйп булсын.
60 яшь ул - өлкәннәрнең
Бары тик бала чагы,
Алда 70 көтеп тора,
Анысы - егет чак тагы.
Буранлы кышлары белән
Сиксәне узып китә,
Спорт белән дус егетләр,
Точно, туксанга җитә.
Ерак калмый йөзгә дә,
Язсын Ходай Сезгә дә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев