САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Сарманда яшәүче Якупова Гөлсинә Мөбәрәкхан кызы 90 яшьлек юбилеена чакырды

20 октября 2017, 11:46

895

0

0

Сарманда яшәүче Якупова Гөлсинә Мөбәрәкхан кызы 90 яшьлек юбилеена чакырды

Дими Тарлау авылында туып-үскән кызның тормыш юлы исәп-хисап хезмәтендә үтә. Хисапчылар хәзерләү курсларын тәмамлап, аннан сәүдә техникумында укып белем алып кайткан кызны сельпога баш хисапчы итеп билгелиләр, аннан хәзерләүләр конторасында да хезмәт тәҗрибәсе туплый ул. 1976-1983 елларда Сарман һөнәр училищесында баш хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Хезмәт биографиясе бик кыска кебек. Әмма шушы еллар артында күпме тынгысыз көннәр һәм төннәр, төгәллек таләп итүче кәгазь белән эш, кешегә карата игътибарлы, кешелекле булу сыйфатларын саклау кебек тагы да җаваплы хезмәт ята. Алдынгы карашлы коммунист гаиләсендә тәрбияләнгән кыз бервакытта да сынатмый. Бүгенге көндә дә ул үзе яшәгән төбәкнең патриот кызы булып кала алган. Үзен олуг юбилее белән тәбрикләргә килгән һәркемгә, аеруча район башлыгы Фәрит Хөснуллинга булган тирән хөрмәтен, эчкерсез рәхмәт сүзләрен ул яшереп кала алмады, кабат-кабат сөенечле күз яшьләре, хәерхаһлы теләкләре аша җиткерде. Фәрит Мөнәвирович юбилярга изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре белән Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Аның матур теләкләренә Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, аграр көллият директоры урынбасары Илфат Нигъмәтуллин кушылдылар. Кызлары, кияве, оныклары, туганнары да аның истәлекле көне шатлыгы белән уртаклаштылар. Без дә Гөлсинә апаның бүгенге көндә дә зирәк акыллы, гыйлемгә омтылышлы булуына сокландык.

- Район тормышын гел күзәтеп барам, "Сарман" газетасын башыннан ахырына кадәр укыйм. Сарманның көннән-көн матурлана баруына, андагы үзгәрешләргә бик сөенәм. Җитәкчеләргә, райондашларыма эшләрендә уңышлар телим. Мине хөрмәт итеп килүегез өчен зур рәхмәт, киләчәктә дә эшләрегез гөрләп барсын, - диде юбиляр.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Фотолар - автордан

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев