САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Райондашыбыз җырчы Таркан белән бер көнне туган

17 октября 2017, 07:34

806

0

0

Райондашыбыз җырчы Таркан белән бер көнне туган

Бүген - муниципаль район Советы аппаратының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Альбина Альмир кызы Хөснуллинаның туган көне. Бу өлкәдә аның 20 елдан артык хезмәт тәҗрибәсе бар. Шуның 12 елын - ул бүлек җитәкчесе вазифасында. Авыл җирлекләре башлыклары, аларның урынбасарлары белән тыгыз элемтәдә эшли ул. Кешеләргә мөнәсәбәте, игътибары, ярдәмчеллеге, хезмәтен җиренә җиткереп башкаруы, белемле булуы белән Альбина Альмир кызы районда зур абруй яулады. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә, үзенең хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер. Аны коллективында да хөрмәт итәләр. Без Альбина Альмировнаны истәлекле көне белән тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы, хезмәтендә зур уңышлар телибез

Фото из: https://pixabay.com/ru/.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев