Мөдәрисова Сиринә Насыйр кызын - 65 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез!
Дөньядагы барлык назны үз күңеленә сыйдырган, җан җылысы белән йөрәгебезне җылытып яшәүче сөекле әниебез, кадерле әбиебез Мөдәрисова Сиринә Насыйр кызының - 65 яшьлек юбилее.
Без сине гомер бәйрәмең белән котлап, олы рәхмәт хисләребезне юллыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхетле озын гомер телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты, туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең аяз булсын. Гел шулай елмаеп, барыбызны сөендереп яшә!
Син булганга,әни, без бәхетле,
Син булганга якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Иң кадерле, газиз кешебез!
Иң изге теләкләр белән, сине яратып һәм хөрмәт итеп, балаларың, оныкларың исеменнән кызың Эльвира. Безнең теләкләргә кода-кодагыйларың һәм әтиебез дә кушыла.
Нет комментариев