САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән котлый

05 октября 2017, 06:00

826

0

0

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин укытучыларыбызны бәйрәмнәре белән котлый

5 октябрьдә без көзнең күркәм бәйрәмнәренең берсен - Укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар - зирәк остазларыбыз хезмәте.
Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел булмады, бүген ул тагын да катлаулырак. Педагог эше зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Районыбыз укытучылары үзләренә йөкләнгән бурычны зур җаваплылык тоеп башкаралар, яшь буынга ныклы белем һәм тәрбия бирүдә күп көч куялар. Аларның игътибарлы, таләпчән булулары, күңел җылысын салып эшләүләре безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Хөрмәтле укытучылар, мәгариф системасы ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Балалар белән аралашкан һәр көнегез шатлык китерсен, укучыларыгыз белемнәре белән куандырсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, куанычлы тормыш телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев