Районның автобабае сынатмады, икенче урын безнеке! Афәрин!
Поздравления

Районның автобабае сынатмады, икенче урын безнеке! Афәрин!

29 сентябрьдә Казан шәһәрендә Республика ЮХИДИ идарәсендә 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәкләрнең автотранспорт йөртү осталыгын бәялэү буенча «Автобабай-2017» республика конкурсы уздырылды. Сарман районы данын яклап конкурста катнашкан Ахмедов Ришат Республика куләмендә почетлы 2 урынга лаек булды. Аңа Республика ЮХИДИ идарәсе дипломы һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе

Нет комментариев