Район башлыгы Фәрит Хөснуллин өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикли

Өлкәннәрдә-акыл, сабырлык.
1 Октябрь-Өлкәннәр көне. Аны табигать муллыкка киенгән көз аенда билгеләп үтүнең тирән мәгънәсе бар: күпне күргән, күпне кичергән өлкәннәр, көзнең үзе кебек, сабыр, шәфкатьле.
Хөрмәтле өлкәннәр! Сез-тормышлар матур, имин булсын өчен күп хезмәт һәм көч куйган буын. Сезнең фидакарь хезмәтне бәяләп бетергесез. Ә бүген Сез безгә төпле,акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итәсез, күп эшләрдә без Сезнең сүзгә колак салабыз, хәер-фатыйхагызны алабыз. Киләчәктә дә бер-беребезнең ярдәмен тоеп эшләргә, аралашып яшәргә язсын.
Бәйрәм белән котлап, Сезгә нык сәламәтлек, имин көннәр, якыннарыгызның кадер-хөрмәтендә яшәвегезне телим.
Фәрит Хөснуллин, муниципаль район башлыгы
Нет комментариев