“Татмедиа“ үзенең әбүнәчеләрен бүләкләде

Билгеле булганча, ярты ел саен "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте үз карамагында булган басмаларның кимендә өченә язылган әбүнәчеләр арасында призлар уйната. Икенче яртыеллык нәтиҗәләреннән күренгәнчә, анда сарманлылар да актив катнашты. Сарман авылыннан Әлмәт шәһәре мәктәпләренең берсендә рус балаларына татар теле дәресләре бирүче Ландыш Сөләйманова сөлгеле бүләк җыелмасына лаек булды. Үзе эштә булу сәбәпле, бүләкне алырга аның әнисе - гомере буена Сарман сөт заводында эшләп, лаеклы ялга чыккан Нәзилә апа Сөләйманова килде. "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең бүләк җыелмасын аңа "Сарман" мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова тапшырды.
Нет комментариев