27 сентябрьдә барлык тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләр хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Тәрбиячеләр - иң бәхетле һәм иң авыр хезмәт ияләре. Бәхетле, чөнки алар - явызлыкны белмәүче эчкерсез күңелле сабыйларга беренче тормыш дәресе бирүчеләр. Эшләре авыр, чөнки көн дәвамында дистәләгән баланы җайларга-көйләргә, һәркайсына күңел җылыңны бирергә кирәк. Ата-ананың күпчелеге әле бер-ике баласына да түзә алмаган заманда тәрбияче үз төркемендәге дистәләгән бала өчен иң-иң якын кешегә әйләнә дә куя.
Без сезгә нык сәламәтлек, куаныч-шатлыклар, иминлек, катлаулы һәм мөһим эшегездә зур уңышлар телибез. Киләчәк көннәрегез дә матур хезмәт нәтиҗәләре алып килсен, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп бәхетле яшәгез!
Нет комментариев