САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Тәрбиячеләр көне белән тәбрик итәбез!

27 сентября 2017, 05:18

1411

0

0

Тәрбиячеләр көне белән тәбрик итәбез!

Кәүҗияк авылында гомер кичерүче гомер кичерүче кадерле әниебез Сабирова Гөлнара Мисхәт кызының 27 сентябрь көнне һөнәри бәйрәме-тәрбиячеләр көне.

Син, бер гади тәрбияче булып,

Хезмәт итәсең бүгенге тормышта.

Һәр кечкенәнең - язылмаган китап,

Алар өчен син, Әнием, маяк тормышта.

Сабыр гына киңәш һәм тәрбия биреп,

Юл күрсәтеп олы тормышка,

Озатасың канат куеп иңгә,

Балаларны олы очышка.

Ата-аналар, хезмәттәшләрең башын иеп,

Мизхатовна, диеп, зурлап Сиңа эндәшә.

Яшьләр Синнән матур үрнәк алып,

Күркәмлектә Сиңа тиңләшә.

Мәрхәмәтле газиз әниебез! Сине бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бәхетең бүгенгедәй түгәрәк булсын, әтиебез белән парлы оягызда күп бәрәкәт булсын гел! Сәламәт бул!

Сине хөрмәт итеп,яратып балаларың, оныгың. Безнең теләкләргә әтиебез Мирзаян, кодагыең Гөлнара да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев