Түбән Ләшәү авылында гомер итүче Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 95 яшь!
![Түбән Ләшәү авылында гомер итүче Юнысова Вәсилә Корбангали кызына бүген 95 яшь!](https://sarman-rt.ru/images/uploads/grats/2018/3/12/ea3c844eb5b84f0a979189149fe66b29_XL.jpg)
Олы юбилее белән котлап, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Вәсилә апага Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлек бүләген тапшырды, исәнлек-саулык. каунычлы гомер теләде. Юбилярны шулай ук социаль яклау бүлеге консультанты Рәүфә Фәррахова, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хәбибуллин, якыннары котладылар.
Нет комментариев