САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Азалак авылында юбилярны тәбрикләделәр

24 сентября 2017, 12:20

831

0

0

Азалак авылында юбилярны тәбрикләделәр

Азалак авылында яшәуче Миңсылу Сәлаховага бүген 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән район Советы аппараты житәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул ветеранга Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Район социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гыйльметдинова, авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов, авыл ветераннар советы рәисе Мөҗәлия Фарлукшина да юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бик бай кеше ул Миңсылу апа. Өч малае, өч килене, алты онык, тугыз оныкчыгы бар. Бик күп туганнары аны хөрмэт итәләр. Кадерлеләренең шатлыгын уртаклашырга барысы да җыелышканнар. Йорт эчләре куңелле ыгы-зыгыдан гөрләп тора. Алдагы көннәре дә кадер-хөрмәттә үтсен, бәрәкәтле, сый-нигъмәтле, сәламәт гомерләр насыйп итсен Аллам.

Юбиляр турында тулырак язманы газетабызның алдагы саннарында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев