САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хәерле җомга иртәләре белән, сарманлылар!

15 сентября 2017, 02:54

1361

0

0

Хәерле җомга иртәләре белән, сарманлылар!

Бисмилламны әйтеп торып бастым,
Чиксез рәхмәт әйтеп Ходайга
Исәнлектән аермачы безне
Рәхмәтеңнән Аллам ташлама.
Әгәр син булмасаң нишләр идек,
Барыбыз да сиңа сыена.
Бары сиңа гына шөкер итеп
Сыенабыз синең куеныңа.
Чиксез рәхмәтле мин Ходаема
Сау-сәламәт итеп яралткан
Мин бәхетсез диеп әйтә күрмә,
Бәхетне дә белеп тараткан.
Акча белән мал бит байлык түгел,
Иң кыйммәте күңел байлыгы
Әгәр күңелеңдә бушлык булса
Басалмассың һичбер кайгыңны.
Без туабыз якты дөньяларга
Безне Ходай сыный төрлечә
Бер авырын бирә, бер җиңелен,
Булмый аны кабул итмичә.
Күзлзребез куцүрә, колаклар ишетә,
Аягыбыз йөри шөкер бер Ходам.
Якыннарым, газизләрем янда
Бик бәхетле үземне тоям.
Бәлә-каза бирмә балаларга
Канатларын зинһар каерма
Туры юлга күндер газиз Аллам,
Үз юлыннан берүк аерма.
Дөнья малын алып китеп булмый, Мәңгелеккә туплыйк байлыкны.
Арабыздан киткәннәрне искә алыйк
Яшик әле табып хаклыкны. Күңелләрне,дуслар яраламыйк,
Дөньяга бит ике килмибез,
Бу дөньядан мәңгелеккә күчкәч
Бер -беребезне башка күрмибез.
Яшик әле матур дөньяларда,
Бер-береңнең хәлен белешеп.
Иман нуры булсын йөрәкләрдә
Күңелләрдә булсын изгелек.
Көннәребез тусын шатлык белән,
Күгебез булсын һәрчак кояшлы
Гаиләләрдә булсын иминлек, татулык, Барыбыз да булыйк бәхетле.
Вәсилә Сахабутдинова

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев