Район имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаковның Корбан бәйрәме уңаеннан котлавы

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Корбан бәйрәме уңаеннан райондашларыбызны чын күңелдән тәбрик итәм.
Аллаһының рәхмәте, Президентыбызның хикмәтле сәясәте белән, халкыбызның рухи тормышына игътибар арта. Республикабызның шәһәрләре һәм авылларында гыйбадәтханәләр торгызыла. Кыйбласызлык, азгынлык һәм имансызлык кебек рухи авырулардан тәмам арыган халкыбыз әкренләп иман юлына кайта. Дини бәйрәмнәребез дә зурлап билгеләп үтелә. Районыбызда да рухи тәрбиянең көчәюе, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган иман юлына кайту нык сизелә. Мәчетләргә йөрүче яшь буынның күп булуы сөендерә, хаҗга баручыларыбызның саны да, башка районнар белән чагыштырганда, күбрәк.
Корбан бәйрәменә халкыбыз ныклап әзерләнә. Корбан чалып, яхшылыклар эшләп, без авыр хәлдәгеләрне тернәкләндереп җибәрәбез, шатлык өләшәбез, туган илебездә шәфкатьлелек таратабыз.
Аллаһы Тәгалә бу бәйрәмебездә барыбызга да бәхет-сәгадәт, тынычлык, саулык-сәламәтлек, рухи кыйммәтләрне ныгытуга ярдәмен бирсә иде! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихтирам һәм изге догалар белән, район имам мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков.
Нет комментариев